Барлык яңалыклар
Икътисад
25 Май 2023, 13:45

“Башкортстанның иң яхшы товарлары-2023“

ВДНХ-Экспода “Русиянең иң яхшы 100 товары“ программасының Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында “Башкортстанның иң яхшы товарлары-2023“ республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

- Күп еллар дәвамында төбәк этабы финалистлары “Русиянең иң яхшы 100 товары“ федераль конкурсында күренекле нәтиҗәләр күрсәтәләр. Безнең предприятиеләрнең күбесе ел саен диярлек катнаша. Мәсәлән, Башкортстан сода компаниясе бу проектта чирек гасыр дәвамында катнаша. 20 еллык билгегә Мәләвез сөт консервасы комбинаты, “НЕФАЗ ” компаниясе, “Янган-Тау” шифаханәсе якынлаша. Узган елгы конкурсның федераль этабы нәтиҗәләре буенча 93 төр продукция һәм хезмәт күрсәтү буенча 47 башкорт предприятиесе аның дипломанты булды, – дип аңлатты Андрей Назаров.

Министрлар Кабинеты башлыгы билгеләп үткәнчә, “Башкортстанның иң яхшы товарлары” конкурсының 20 елдан артык тарихында анда 500дән артык предприятие катнашкан. Нәтиҗәдә, республика югары сыйфатлы продукция һәм хезмәт күрсәтүче намуслы җитештерүче имиджын формалаштырды. 

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: