Барлык яңалыклар
Икътисад
19 Май 2023, 15:58

Ярлылар исемлеге төзеләчәк

2024 елда мохтаҗ гражданнар реестры эшләнәчәк.

Ярлылар исемлеге төзеләчәк
Ярлылар исемлеге төзеләчәк

Русиядә киләсе елда мохтаҗ гражданнар реестры эшләтеп җибәреләчәк, дип хәбәр итте вице-премьер Татьяна Голикова Хезмәт министрлыгының соңгы советында.

"Минем уйлавымча, 2024-нче елның 1 гыйнварыннан реестрны эшләтеп җибәрербез", диде ул.

Вице-премьер билгеләп үткәнчә, бу проектны тормышка ашыру вакыты кичектерелеп килде, чөнки аны эшләтеп җибәрү өчен башта башка учреждениеләр булдырылырга тиеш иде. Реестр төзүдә Федераль салым хезмәте, Эчке эшләр министрлыгы һәм бүтән ведомстволар катнашачак.

Вице-премьер үз чыгышында Русия Федерациясендә минималь хезмәт хакының киләсе елларда тизрәк темпларда артуы турында хәбәр итте. Голикова сүзләре буенча, Русиянең тугыз төбәге узган ел ахырында ярлылыкны киметү күрсәткечләренә ирешә алмады. Бәлки, киресенчәдер, тугызы гына ирешә алгандыр...

Чыганак: РИА Новости

Фото: РИА Новости

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: