Барлык яңалыклар
Икътисад
18 Май 2023, 16:02

Кырларда яңа техника

Башкортстан авыл хуҗалыгы уңганнары агымдагы елның дүрт аенда  918 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасына ия булган.

Кырларда яңа техника
Кырларда яңа техника

Башкортстан авыл хуҗалыгы уңганнары агымдагы елның дүрт аенда  918 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасына ия булган.

 

Гомум алганда, 4,1 млрд сумлык техника кайтарылган дигән сүз бу. Моңа 700 мең сумга күбрәк акча тотылган! Техника былтыргыдан 17% артыграк.,

Бу исә 157 трактор, 33-бөртеклеләрне, 6 тамыразык җыю өчен комбайн, 250дән артык туфрак эшкәртү һәм чәчкеч техника, авыл хуҗалыгы кораллары һәм башка техника төрләре. Бу хакта БР Хөкүмәте Премьер-министры  Илшат Фазрахманов белдерде.

АПК техник паркын яңарту кыр эшләре уңышларында күренә, диде министр.

Башкортстан аграрийлары техниканы ташламалы программа буенча «Росагролизинг» дәүләт компаниясеннән ала.

Республикада АПКларның техник паркын модернизацияләү программасы эшли. Аның кысаларында аграрийларның чыгымнарының 50%  субсидияләнә.

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: