Барлык яңалыклар
Икътисад
17 Май 2023, 18:10

Инвесторлар җәлеп итәбез

Сәүдә үзәге төзүче инвесторга аукцион үткәрмичә генә җир участогы биреләчәк.

Инвесторлар җәлеп итәбез
Инвесторлар җәлеп итәбез

Башкортстанның Сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгы һәм сәүдә корылмалары төзүче “Урал юл” оешмасы зур күләмле инвестиция проектын тормышка ашыруны тәэмин итү турында килешү төзеделәр. “Урал юл” проекты “Чувашкубовский” сәүдә үзәге төзелешен үз эченә ала.

- 2024 ел ахырына Иглин районында яңа ваклап сату үзәге барлыкка киләчәк. Инвестицияләр күләме 3 миллион сум тәшкил итәчәк. Бу проектны тормышка ашыру 2 яңа эш урыны булдырачак, - диде сәүдә һәм хезмәт министры Алексей Гусев.

Ваклап сату үзәге берничә кибет, даруханә һәм ике товар озату пунктын үз эченә алачак.

“Урал юл” оешмасы беренчеләрдән  булып инвестиция проектын тормышка ашыра. Ул закон нигезендә эшкуарларга кибетләр һәм туклану урыннары ачу өчен җир участогы алуда булыша. Бу 5 меңнән аз кеше яшәгән торак пунктларга кагыла.

- Без стационар ваклап сату үзәкләре һәм җәмәгать туклану пунктлары төзелешенә аукцион уздырмыйча гына арендага җир участоклары бирәбез. Әмма, монда бер таләп бар,  инвесторлар ким дигәндә 2,5 миллион сум инвестиция кертергә һәм 2 эш урыны булдырырга тиеш -, - дип өстәде Алексей Гусев.

.

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: