Барлык яңалыклар
Икътисад
16 Май 2023, 14:24

Республикада яңадан-яңа предприятиеләр калка

"Бүгенге шартларда импортны алмаштыручы менә шундый предприятиеләр илгә бик кирәк",- диде республика җитәкчесе Радий Хәбиров.  

Республикада яңадан-яңа предприятиеләр калка
Республикада яңадан-яңа предприятиеләр калка

15 майда үткән чираттагы "Инвестицияләр сәгате"ндә сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәгариф һәм хезмәтләр күрсәтү тармакларындагы яңа проектлар тикшерелде.
"Системалы концессияләр" компаниясе гендиректоры Валерий Еремин республикада заманча һөнәри белем бирү үзәген төзү концепциясе белән таныштырды. Проект дәүләт-шәхси партнерлык нигезендә гамәлгә ашырыла.
Сүз хезмәт базарында таләп ителгән һәм махсус урта һөнәри белем бирүнең перспективалы белгечлекләре буенча студентлар кампусы бинасын төзү турында барды. Төзелешкә 16 млрд сум акча салу карала.
Төбәктә технопарклар челтәре төзү - "Системалы концессияләр"нең тагын да бер преспективалы проекты. Әле Башкортстанда 30 индустриаль һәм технопарк эшли һәм бүгеннән тагын да кече һәм урта эшкуарлык өчен мәйданнар кирәк. Төзеләчәк дистәгә якын мәйданда җитештерү компуслары калкып чыгачак. 10 технопарк төзелешенә 24 млрд сум салу каралган.
"Уңыш" компаниясе төркемен оештыручы Радик Рафиков Стәрлебаш районында 2,8 мең баш сыер сыешлы сөтчелек фермасын төзү проекты белән таныштырды. Инвестор төзелеш өчен участок сайлап алган һәм төзүгә 1,1 млрд. сум салырга әзер. Биредә яңа 30 эш урыны булдырылачак.
"Абсолют" компаниясенең гендиректоры Морат Габделнафиков Уфа районында "БашФуд" логистик үзәге төзелеше проекты турында сөйләде. Сүз күмәртәләп-ваклап сату базасы белән азык-төлек өлкәсендә Башкортстанда иң зур мәйдан төзү турында барды. Үзәк сәүдә һәм келәт биналары җиләк-җимеш һәм бакалея продуктлары өчен гомум 40 мең квадрат метрлы мәйданлы 3 корпусны берләштерәчәк. Үзәктә барлыгы 1,5 мең кеше эшли алачак. Төзелеш эшенә 1 млрд. сум салу карала.
Туймазыда калдык-постыкларны автоматлаштырылган комплекслы эшкәртү предприятиесе булдыру турында "Экология" компаниясе директоры Илнур Шакиров белдерде. Биредә 142 млн. сумлык технологик линияне 2025 елда эшләтеп җибәрү күзаллана. Ул авыл хуҗалыгы өчен техник туфрак һм компост җитештерәчәк. Нәтиҗәдә, ул калдык-постыкларны җиргә күмү күләмен киметергә булышачак, чүп-чарны аерым җыю нәтиҗәсен арттырачак.
«ВиЦыАн» компаниясе директоры Виталий Цыганков Уфа шәһәренең Октябрь районында "Роботэк Лаб" мобиль реабилитация комплекслары төзү белән таныштырды. Алар - аяк-куллар өчен роботлаштырылган тренажерлар.
2002 елдан алып ортопедия өчен медицина корылмалары эшләп чыгаручы «ВиЦыАн» компаниясе җитештерү куәтен арттырырга ниятли.
Виталий Цыганков тренажерның Башкортстан дәүләт медицина университетында сынау үтүен әйтте. Елына барлыгы 150 шундый корылма җитештермәкчеләр.
"Бүгенге шартларда импортны алмаштыручы менә шундый предприятиеләр илгә бик кирәк",- диде республика җитәкчесе Радий Хәбиров киңәшмәгә йомгак ясаганда.

БР Башлыгы сайтыннан.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: