Барлык яңалыклар
Икътисад
16 Май 2023, 19:33

"Алга"да яңа фабрика ачылды

Фабрикада җәмгысы 310 белгеч эшлиячәк, шуларның 200 - тегүче.

"Алга"да яңа фабрика ачылды
"Алга"да яңа фабрика ачылды

16 майда Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров Ишембай районында ZASPORT спорт киемнәре тегү фабрикасын ачу вакыйгасында катнашты. Заманча предприятие "Алга" аерым икътисади зонасы территориясендә төзелгән.
4 меңнән артык квадрат метр биләгән җитештерү корпусы төзелешенә 400 млн. сум салынган. Фабрикада җәмгысы 310 белгеч эшлиячәк, шуларның 200 - тегүче. Предприятие тулы куәтенә эшли башлагач елына 560 мең спорт киеме чыгара алачак.
Тантанада абруйлы кунаклар катнашты. Алар арасында - спорт берләшмәләре һәм федерацияләре җитәкчеләре, билгеле спортчылар, халыкара спорт уеннары җиңүчеләре һәм призерлары.
ZASPORT компаниясе җитәкчесе Анастасия Задорина фабриканы булдыруда зур ярдәм күрсәткәннәре өчен Башкортстан җитәкчелегенә, шәхсән Радий Хәбировка рәхмәт хисләрен җиткерде .
ZASPORTның якындагы күпсанлы планнарының берсе - фабрика территориясендә сәүдә йортын ачу. Анда фабрикада тегелгән кием белән танышырга һәм сатып алырга мөмкин булачак.

"БР Башлыгы сайты"ннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: