Барлык яңалыклар
Икътисад
1 Май 2023, 22:28

Туган Башкортстаныма мең рәхмәт!

Без Фәдис Рәхимҗан улына шалтыраттык һәм аның бүләкләнү уңаеннан алган тәэссоратлары белән уртаклашуын сорадык.

Туган Башкортстаныма мең рәхмәт!
Туган Башкортстаныма мең рәхмәт!

   Бүген Башкортстан Башлыгы кулыннан зур бүләк алучылар шулай дип белдерде.

   1 Май көнне Радий Хәбиров республиканың төрле тармакларында лаеклы хезмәт салучыларны “Хезмәт батырлыгы өчен” медале белән бүләкләде.  Тантаналы бу зур чара Уфада “Хезмәт батырлыгы шәһәре” стеласы янында һәм халыкара яз һәм хезмәт бәйрәме кысаларында үтте.

   Бүләкләнүчеләр арасында “Өмет” гәзитенең якын дусты, Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе артисты, Башкортстанның халык артисты Фәдис Рәхимҗан улы Ганиевның да булуы безнең өчен зур шатлык булды.

   Без Фәдис Рәхимҗан улына шалтыраттык һәм аның бүләкләнү уңаеннан алган тәэссоратлары белән уртаклашуын сорадык.

   -Һәр кеше үзе сайлаган һөнәрендә зур уңышларга ирешергә, танылу алырга теләп тырыш хезмәтен сала. Шунсыз үсеш тә булмас иде дип уйлыйм. Минем хезмәтемне күрүләре һәм олылаулары өчен филармония һәм республика җитәкчелегенә, шулай ук иҗатымны хөрмәт иткән тамашачыларыма зур рәхмәт белдерәм. Әлбәттә, “Хезмәт батырлыгы өчен” медаленә лаек булуым өчен сөендем, бу бит минем хезмәтемне югары бәяләү! Һәрбер тапшырылган бүләк, әлбәттә, киләчәккә зур бурычлар, максатлар куярга әйди, моны бик яхшы аңлыйм. Көзгә филармониядә эшләвемә 35 ел тула. Анда эшкә алгач үземне иң бәхетле кеше итеп тойганым хәтердә, бу хис-тойгылар бүген дә мине озата килә. Иллләр тыныч булып, сәламәт булсаң, гаиләң имин икән һәм хезмәтеңне югары бәяләсәләр – бәхет өчен тагын ни кирәк адәм баласына?!

Фото: afisha-ufa.ru

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: