Барлык яңалыклар
Икътисад
21 апрель 2023, 17:50

Бездән – уңайлы шартлар, алардан - инвестицияләр

Чиләбе эшкуарлары Башкортстан Республикасының юл яны сервисына инвестицияләр кертергә әзерләр.

Бездән – уңайлы шартлар, алардан - инвестицияләр
Бездән – уңайлы шартлар, алардан - инвестицияләр

Башкортстанның Чиләбе өлкәсендәге даими вәкиллеге, БР Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министрлыгы белән берлектә, Мәсәгуттә  Чиләбе инвесторлары белән киңәшмә үткәрде. Күрше төбәк эшкуарлары республика һәм федераль әһәмияттәге юллар буендагы юл яны комплексларын модернизацияләргә әзер.

Сүз, аерым алганда, М-5 “Урал” һәм “Уфа Ырымбур”  трассаларында объектлар төзү һәм реконструкцияләү турында бара. Инвестицияләрнең фаразланган күләме – 10  млн. сумнан. Якын киләчәктә  министрлык проектларны карап чыгачак һәм аларны гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтәчәк.

Чиләбе инвесторларын Башкортстан тәкъдим иткән уңайлы шартлар кызыксындыра. Болар -  проектларга өстенлекле статус бирү, җир участогын арендага сатулашусыз  биреп тору,  шул исәптән чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүгә 70 процентка кадәр субсидия бирү.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: