

Республика йортында Башкортстан Хөкүмәте рәисе Андрей Назаров “Инвестсәгать” форматында төбәк Инвесткомитеты утырышын уздырды. Киңәшмәдә катнашучылар сәнәгать, сәүдә, авыл хуҗалыгы һәм туризм тармагындагы проектларны карады.
"Agropro" Төркия компаниясе үзенең инвестиция проектын тәкъдим итте, Аларның проекты нигезендә республикада ашлык саклагычлар өчен авыл хуҗалыгы җиһазлары һәм корылмалары, бөртеклеләрне чистарту һәм киптерү өчен, шулай ук он һәм ярма чыгару өчен завод төзү планлаштырыла.
Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, проектның икътисади яктан максатка ярашлы булуы республика агросәнәгать комплексының ашлык саклагычларга югары ихтыяҗына бәйле. Компания вәкилләре Хәсән Тосун һәм Мостафа Озкылыч «Уфимский» индустриаль паркының һәм «Алга» махсус икътисади зонасының перспектив территорияләре белән таныштылар.
Проектка инвестицияләр күләме 7 миллиард сумга якын булыр дип көтелә. Яңа заводта 200дән артык эш урыны булдырылачак.
Чираттагы тәкъдим «ЛУКОЙЛ-Уралнефтепродукт» җәмгыяте тарафыннан белдерелде. Әлеге оешма Иглин районында «ЛУКОЙЛ» АЗСлары челтәрен киңәйтүне планлаштырыла. Инвестицияләр күләме якынча 165 миллион сум тәшкил итәчәк.
Андрей Назаров «ЛУКОЙЛ-Уралнефтепродукт» җәмгыяте генераль директоры Айдар Абүзәровка АЗСны газ ягулыгы һәм электр энергиясе алу мөмкинлеге белән бергә урнаштыру турында уйларга тәкъдим итте.
“Союз” компаниясе Уфа шәһәренең Калинин районында зур сәүдә үзәге төзү тәкъдиме белән чыкты. Алар бу проектка 224 миллион сум акча бүлергә әзер.
Чыганак:pravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru