

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров Agropro төрек компаниясе вәкилләре белән очрашты. Инвесторлар республикада ашлык саклау, орлык тазарту һәм киптерү, шулай он һәм ярма җитештерү заводы төзергә планлаштыра.
Билгеле булуынча, республика ашлык саклагычларга ихтыяҗлык кичерә. Искә тешерик: былтыр бездә икмәк уңышы 5 млн. тоннадан артып киттте.
7 млрд. сум күләмендә инвестицияләр салу карала. Яңа заводта 200-дән артык эш урыны булдырылачак. Инвестор Башкортстан Үсеш корпорациясе ярдәмендә төзелеш өчен мәйдан сайларга тотынган да инде.
Кунакларны "Уфа" индустриаль паркы һәм "Алга" аерым икътисади зона паркы перспективалары белән дә таныштырдылар.
БР Башлыгы сайтыннан.