Икътисад
13 апрель 2023, 09:49

Агыйделдә инвесторларга буш мәйдан тәкъдим ителә

Малтабарлыкны үстерү өчен буш инвестиция мәйданнары исемлегенә яңадан-яңа җир участоклары өстәлә бара.

Агыйделдә инвесторларга буш мәйдан тәкъдим ителәАгыйделдә инвесторларга буш мәйдан тәкъдим ителә
Агыйделдә инвесторларга буш мәйдан тәкъдим ителә

Бу юлы Башкортстанның үсеш корпорациясе потенциал инвесторларны буш инвестицион мәйдан белән таныштырды. Ул мәйданда теплица хуҗалыгы яисә азык җитештерү мәйданы оештырырга мөмкин. Агыйдел шәһәрендә урнашкан әлеге җир участогы 13 гектар тәшкил итә.
БР Үсеш корпорациясенең гендиректоры Наил Габбасов белдерүенчә, фермерлык белән шөгыльләнү өчен җир туклыклы, мәйданга кадәр асфальт юл бара һәм кирәкле инфраструктураларга тоташтыру мөмкинлеге дә бар. Республика һәм М-7 федераль юлларга якын булу продукцияне төбәк эчендә генә түгел, аннан читтә дә ташу мөмкинлеген бирә.
Инвесторларга танышырга уңайлырак булсын өчен Үсеш корпорациясе белгечләре виртуаль турлар оештыра. Бу исә урынга барып тормый гына буш җирнең инженер һәм техник сыйфатлары белән онлайн-форматта танышу мөмкинлеген бирә.

БР Хөкүмәте сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас