Икътисад
12 апрель 2023, 11:00

Кытайдан Урал аръягына киләчәкләр

Инвестицияләр сабантуенда кытайлар да катнашачак.

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Башкортстан Хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары – икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов, республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча, Сибай шәһәрендә узачак “Урал аръягы-2023” V юбилей Бөтенрусия инвестиция сабантуеның Программа комитеты утырышын үткәрде.

Анда Кытай Халык Республикасы алда торган инвестфорумда партнер ил буларак катнашачак, дип хәбәр ителде.

“Сян-Э” халыкара компаниясе Директорлары советы рәисе Чжан Ци әфәнде әйтүенчә, Кытай Башкортстан белән күпьяклы хезмәттәшлек итүдә кызыксына.

“Башкортстанда эшләүче югары белем бирү оешмаларында Кытай Халык Республикасыннан 99 студент укый. Вузлар Кытай Халык Республикасы партнерлары белән фәнни, мәгариф һәм мәдәният өлкәләрендә актив һәм нәтиҗәле эш алып бара”, – диде мәгариф министры Айбулат Хаҗин.

Кытай Башкортстан университетлары студентлары өчен стажировкалар оештыру белән кызыксына, дип билгеләде Чжан Ци әфәнде. Хунань провинциясенә “Сян-Э” компаниясендә стажировка үтү, шулай ук кытай телен өйрәнү өчен Уфа дәүләт нефть университетының 50 студентын чакыру өчен вузларның җитәкчелеге белән сөйләшүләр үткәрергә әзерләр.

Шуны да билгеләргә  кирәк: “Урал аръягы-2023” V Бөтенрусия инвестиция сабантуена Кытай Халык Республикасының Хунань провинциясеннән зур составта делегация килергә ниятли.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас