Икътисад
6 апрель 2023, 07:39

Түләүләр артмас кебек

Владимир Путин торак-коммуналь хезмәтләр бәясенең 2024 елның 1 июленә кадәр үзгәрмәячәге турында белдергән.

Түләүләр артмас кебекТүләүләр артмас кебек
Түләүләр артмас кебек

Владимир Путин торак-коммуналь хезмәтләр бәясенең 2024 елның 1 июленә кадәр үзгәрмәячәге турында белдергән.

  

Торак-коммуналь хуҗалык системаларын үстерүгә средстволар җибәрү күздә тотыла.

Русия Президенты Владимир Путин якындагы ел ярым эчендә ТКХ тарифларында зур үзгәрешләр булмаячагын вәгъдә иткән. Аның әйтүенчә, Хөкүмәттә “коммуналка” бәяләрен чираттагы индексацияләүне 2024 елның 1 гыйнварыннан 2024 елның 1 июленә күчергәннәр. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Аның әйтүенчә, соңгы тапкыр бәяләр арту (узган елның декабрендә) нәтиҗәсендәге җыемнар хисабына бюджетта акча пәйда булган. Путин төбәкләрдә дә бу акчаның ТКХ системаларын үстерүгә тотылачагына ышана.

Дәүләт башлыгы искәртеп үткәнчә, торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләр инфляциягә карап арта. Әгәр бәяләр үсмәсә, ЖКХ өлкәсе җимереләчәк, чөнки аңа керем кермәячәк, дип аңлаткан Путин.
Шул ук вакытта Президент сүзләренә караганда, шәһәр транспортында юл йөрү бәясе дә үсәргә мөмкин. Монысы да – котылгысыз чара. Бөтен акча транспортны яңартуга китеп бара.

Фото: radio-kurs.ru

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас