Икътисад
4 апрель 2023, 07:31

Озын юллар бәласе

Аңа озын акчалар китә.

Озын юллар бәласеОзын юллар бәласе
Озын юллар бәласе

Аңа озын акчалар китә.

 

2023 елда Башкортстанда Республика Башлыгы Радий Хәбировның Указы буенча, Юл фондына өстәмә рәвештә 4 млрд сум акча бүленде. Бу акчалар төбәк, муниципалитетара һәм җирле билгеләнештәге, быел төзекләндерелергә тиеш булган юлларны карауга юнәлтелә.

 Бу хакта Башкортстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебан чираттагы оператив киңәшмәдә әйтте.

 - Часть средств направим на ремонт автодороги Сибай – Акьяр в Баймакском и Хайбуллинском районах, 17 км дорог в Иглинском районе, подъездных дорог к садовым товариществам, а также на завершение реконструкции автодороги Бирск – Тастуба – Сатка, - диде министр. – Эти объекты уже утверждены в Территориальном заказе. Кроме того, во все муниципальные районы республики направят по 10 млн рублей на отсыпку дорог к территориям индивидуального жилищного строительства.

- Важно, что при определении перечня первоочередных объектов учитывается место жительства участников СВО, - дип белдерде  Башкортстан Республикасы хөкүмәтенең Премьер-министры Андрей Назаров.

Территораль заказга төзәтмәләр кертелгәч, калган акчаларны,  ул якынча 2 млрд сум, 15 автомобиль юллары һәм 17 урам (җәмгысе 141 чакрым) төзәтүгә юлланачак.

Алар 16 муниципалитетта: Миякә, Калтасы, Әлшәй, Аскын, Бәләбәй, Караидель, Салават, Уфа, Яңавыл, Зианчура, Тәтешле, Туймазы, Күгәрчен, Чишмә районнарында һәм Ишембай белән Стәрлетамак шәһәрләрендә. Юл төзекләндерү эшләре 2023 ел ахырына тәмамланырга тиеш.

Фото: smartik.ru

Озын юллар бәласе
Озын юллар бәласе
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас