Икътисад
4 Апреля 2023, 10:50

“Лукойл” эшчәнлеген арттыра

Юл буе сервисы һәм эш урыннары.

“Лукойл” эшчәнлеген арттыра“Лукойл” эшчәнлеген арттыра
“Лукойл” эшчәнлеген арттыра

Юл буе сервисы һәм эш урыннары.

 

Башкортстан Республикасы Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министрлыгында «ЛУКОЙЛ-Уралнефтепродукт» җәмгыятенең юл буе сервисы объектларын төзү буенча инвестиция проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләрен карауга багышланган киңәшмә узды. Арытаба ул «Инвестицион сәгать» форматында республика Инвестиция комитеты утырышына чыгарылачак. Компания Башкортстанда автозаправкалау станцияләре челтәрен киңәйтү һәм проектка 522 млн сум тирәсе инвестиция кертүне планлаштыра.

- 3 инвестиция проекты «Лукойл» автомобильләр ягулыгының гамәлдәге челтәрен киңәйтүне күздә тота. Мотор ягулыгын, шулай ук «Лукойл» бренды астында заманча ягулык салу станцияләре челтәре аша кирәкле товарлар реализацияләүне һәм хезмәт күрсәтүләрне гамәлгә ашыру планлаштырыла, - дип сөйләде Башкортстан Республикасының сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев.

140,8 млн сумлык беренче инвестицион проект 15 эш урыны тудырачак. Аны 2023-2024 елларда гамәлгә кертү көтелә. Тагын 305 млн. сумлык ике проект буенча 19 эш урыны булдырылачак. Проект 2023-2025 еларда гамәлгә керергә тиеш. 

Фото: Башкортстан Республикасы Сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министрлыгы сайты

resbash.ru

“Лукойл” эшчәнлеген арттыра
“Лукойл” эшчәнлеген арттыра
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас