Икътисад
4 апрель 2023, 09:32

Белоруссия компанияләре ташлама бирә

Белоруссия компанияләре безнең авыл хуҗалыгына өстәмә ташламалар бирә.

Белоруссия компанияләре ташлама бирәБелоруссия компанияләре ташлама бирә
Белоруссия компанияләре ташлама бирә

 

Белоруссия  компанияләре безнең авыл хуҗалыгына өстәмә ташламалар бирә.

 

Белоруссиянең авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүче өч компаниясе безгә ташламалар бирә. Болар: "Гомсельмаш", "Гомельагрокомплект" һәм "Гомель кою һәм нормальләр заводы".

 - “Гомсельмаш”, “Гомельагрокомплект” компанияләре белән килешүгә без 2022 елның октябрендә Гомель өлкәсе делегациясе Башкортстанда эш сәфәре белән булганда кул куйдык. Нәтиҗәдә, ашлык җыю комбайннарының машина комплектларына 10 процент ташлама һәм сөт терлекчелеге өчен җиһазларга 5 процент ташлама бирелде.

 "Гомель кою һәм нормальләр заводы" белән ташламалар турында Минскида, Башкортстан рәсми делегациясенең Белоруссиягә эш сәфәре кысаларында килешенде. Килешү буенча завод Башкортстан аграрийларына машина комплектлары өчен 10 процентка кадәр ташлама һәм ургычларга запас детальләр бирә, – диде Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

Тармакны актив техник модернизацияләү 2023 елның чәчү кампаниясен 2-3 көнгә кыскартырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте министр кичә Республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә.

Быел чәчү һәм туфрак эшкәртү агрегатлары 300 берәмлеккә күбрәк җәлеп ителәчәк. Эшләрегез уң булсын, игенчеләр!

 Фото: sib-worker.ru

 

Белоруссия компанияләре ташлама бирә
Белоруссия компанияләре ташлама бирә
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас