Икътисад
1 апрель 2023, 08:07

Республика белән таныштырдылар

Яңа элемтәләр булдырылды. 

https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
https://glavarb.ru

31 мартта Сухумда Башкортстан делегациясенең Абхазиягә эшлекле сәфәре кысаларында республиканың инвестиция һәм икътисади куәте белән таныштырдылар.

Абхазия Президенты Аслан Бжания Башкортстан делегациясен сәламләде. Ул абхаз партнерлары белән яңа эшлекле элемтәләр булдыруда уңышлар теләде.

Радий Хәбиров үзенең чыгышында 31 мартта Русия Президенты Владимир Путинның үз указы белән илнең тышкы сәясәте буенча яңартылган концепцияне раславын әйтте. Документка ярашлы, Русия Федерациясе Абхазиягә ярдәм итәргә ниятли.

Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов республика белән җентекле таныштырды. Ул республиканың ышанычлы икътисади партнер буларак абруе барлыгын, эшлекле мохит сыйфаты һәм эшкуарлык эшчәнлегенең уңайлылык дәрәҗәсе буенча Башкортстан Русиядә лидер төбәкләре исәбендә икәнлеген аерым ассызыклады.

Быел майда Башкортстан бизнес-миссиясенең Абхазиягә барачагы билгеле булды.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас