Икътисад
29 март 2023, 09:21

Икътисадны саклап калдык

Шулай диде Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенең 2022 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясап.

https://www.bashinform.ruhttps://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Бүген Дәүләт Җыелышы – Коралтайның 52нче утырышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Ул республика Хөкүмәтенең 2022 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады.

Узган ел яңа вакыйгалар белән башланып китте, безгә санкцияләр басымы ябырылды, дип сүз алды төбәк җитәкчесе. “Әмма без бу һөҗүмгә тыныч каршы тора алдык. Махсус хәрби операция, өлешчә мобилизация кысаларында йөкләтелгән бурычларны бергә хәл иттек. Хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә социаль ярдәм күрсәтү белән шөгыльләндек”.

Бу шартларда безнең төп бурыч икътисадны саклап калу иде, чөнки ул – республика үсеше, социаль бурычларны башкару нигезе, дип ассызыклады Радий Фәрит улы.

“Ел нәтиҗәләре буенча, сәнәгать җитештерүе индексы 102,7 процент тәшкил итте, бу – ил буенча уртачадан югары. Сәнәгать сәясәтен тормышка ашыру нәтиҗәлелеге рейтингында республика ике ел рәттән төбәкләр арасында яхшысы дип танылды.

Безнең аграрийлар рекордлы 5 миллион тонна иген җыеп алды. Авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе күләме 28 процентка артты.

Республика торакны сафка кертү буенча тарихи максимумга – 3 миллион квадрат метрга – җитте.

Без тышкы икътисади сектор үсеше белән җитди шөгыльләндек. 2022 ел тулысынча диярлек эш сәфәрләрендә үтте. Үзебезнең элекке һәм яңа партнерлар белән хезмәттәшлекне ныгыту безнең өчен мөһим булды. Бигрәк тә Беларусь, Төркия, Казахстан, Иран, Үзбәкстан белән.

Икенче бурыч – оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә ярдәм итү. Армияне кирәк-яраклар белән тәэмин итү буенча аларның бүген җитди заказлары бар. Һәм без аларга тәү чиратта хезмәт ресурслары белән булышырга тиешбез.

Шунысы мөһим: республикада эшсезлек күрсәткече кимеде – әле 3,4 процент тәшкил итә.

Кадрлар мәсьәләсен хәл итү өчен үзебезнең урта һөнәри белем бирү системасын ныгытуда мөһим адымнар ясадык. Ничәмә елларга беренче тапкыр былтыр ярты миллиард сум бүлдек, 11 колледжны ремонтладык. Быел тагын 300 миллион сум бүленә.

Өченче бурыч – инвестицияләр җәлеп итү. Узган ел 500 миллиард сум бусагасын үтеп киттек, 6 процентка диярлек үстек. Ә дүрт ел эчендә 40 процентка арттык. Бу – илдә иң югары нәтиҗәләрнең берсе”, – дип бәян итте төбәк җитәкчесе.

Ә социаль сәясәттә ул гомер озынлыгын аерым билгеләде. “Көтелгән гомер озынлыгы бездә 73 яшькә җитте. Соңгы өч елда без илдә 50нче урыннан 23нче урынга күтәрелдек. Ә Идел буе федераль округында 11нчедән 3нчегә җиттек. Бу безнең уртак эшнең мөһим нәтиҗәсе, – диде Радий Хәбиров. – Әмма бүген кешеләр бездән күбрәкне көтә. Республикада тормыш сыйфатын күтәрүче бар юнәлешләр буенча комплекслы эш алып барылырга тиеш”.

Атап әйткәндә, сәламәтлек, уңайлы мохит юнәлешләренә басым ясала.

“2023 ел – Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы. Республиканың меңәрләгән кешесе бу мөһим эшкә үз өлешен кертер дип ышанам”, – диде төбәк җитәкчесе.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас