Икътисад
27 март 2023, 12:15

Динамик үсеш ала

Башкортстан авыл хуҗалыгы кооперативларының керемнәре арткан.

pravitelstvorb.rupravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru

2022 елда Башкортстан Республикасының авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары 2,8 млрд. сумнан артык керем алган. Бу 2021 елга караганда 26% ка күбрәк.

- Бүгенге көндә республикада барлыгы 400дән артык авыл хуҗалыгы куллану кооперативы эшли, аларда 8,7 мең пайчы исәпләнә, бу узган ел белән чагыштырганда 1,2 меңгә күбрәк, - диде БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Төбәктә авыл хуҗалыгы кооперациясе динамик үсешен дәвам итә, шул исәптән дәүләт ярдәме чаралары ярдәмендә.

Шушы көннәрдә агрофорум кысаларындагы түгәрәк өстәлдә билгеләп үтелгәнчә, 2022 елда Башкортстан Республикасында 3 авыл хуҗалыгы кооперативының матди-техник базасын үстерүгә 15,6 млн сум акча бүлеп бирелгән. Төбәк авыл хуҗалыгы куллану кооперативларына  “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты кысаларында зуррак ярдәм күрсәтелде. Үсеш системасын булдыруга 69 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы субсидияләр алды. Дәүләт ярдәме күләме 173 млн. сум тәшкил итеп, 2023 елда аның күләме  212 млн. сумга кадәр артачак.

 

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас