

Узган ел Башкортстанан Монголиягә экспорт күләме, 2021 елдагы белән чагыштырганда, 50,3 процентка арткан. Бу хакта Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр министры Маргарита Болычева хәбәр итте.
“Башкортстанның һәм Монголиянең тышкы сәүдә әйләнеше узган елда Монголиягә минераль продукция, таш һәм гипстан эшләнмәләр, химия сәнәгате продукциясе, азык-төлек товарлары һәм агач продукциясе экспортлаудан гына гыйбарәт булды. Без үзара товар әйләнешен үстерү өчен зур потенциал күрәбез һәм шул сәбәпле Башкортстан предприятиеләренең Монголиягә бизнес-миссиясен оештырдык”, – диде ул.
Өч көн дәвамында, 22-24 мартта, Башкортстан компанияләре Монголиянең профильле предприятиеләрендә булачак, компанияләр вәкилләре белән очрашачак, эшлекле очрашуларда катнашачак.