Икътисад
22 март 2023, 10:57

Акчалар килә

Безгә күпме акча бүленә?

photo-vlad.livejournal.comphoto-vlad.livejournal.com
photo-vlad.livejournal.com

Башкортстан Хөкүмәте киңәшмәсендә республиканың федераль программаларда һәм проектларда катнашуы турында сөйләштеләр.

Премьер-министры Андрей Назаров әйтүенчә, 2022 ел нәтиҗәләренә ярашлы, төбәк бюджетына федераль бюджеттан килгән һәм кайтарылмый торган акчалар алу күләме буенча илнең барлык төбәкләре арасында республика җиденче урында тора. Идел буе федераль округында – беренче урында.

“Былтыр республикага федераль бюджеттан 98 миллиард сумга якын акча керде. Әлеге суммага тагын 46,5 миллиард сум өстәлә, ул төбәк предприятиеләренә һәм учреждениеләренә турыдан-туры, бюджет системасын читләтеп керде”, – диде Андрей Назаров.

Быел 76,5 миллиард сумлык федераль финанслауны җәлеп итүгә республикадан 93 гариза җибәрелгән.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас