Барлык яңалыклар
Икътисад
21 март 2023, 15:16

Киләчәк авыл хуҗалыгы. Ул нинди булыр?

Башкортстан хөкүмәте җитәкчесе Андрей Назаров Агросәнәгать форумында чыгыш ясады.

Киләчәк авыл хуҗалыгы. Ул нинди булыр?
Киләчәк авыл хуҗалыгы. Ул нинди булыр?

Премьер-министр 38 проценттан артык халкы булган, бу исә 1,5 млн. кеше дигән сүз, Башкортстан авыл хуҗалыгы тотрыклы үсешенең зур әһәмияткә ия булуын билгеләде. Былтыр республика авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 28 процент үсеш белән 247 млрд. сумлык продукция җитештергән. 2017 елдан алып агросәнәгать экспорты үсеше 8 тапкырга арткан (37 дән 300 млн. долларга кадәр). Экспортерлар 5 тапкырга арткан. Экспорт структурасы да үзгәргән. Без элек нигездә чимал озатсак, хәзер эшкәртелгән продукция күп сатылган. Андрей Назаров арытабангы авыл хуҗалыгы үсеше өчен перспективалы юнәлешләрне үстерергә кирәк дип билгеләде.
"Җир ресурсларын файдалану нәтиҗәлелеген арттыру - авыл хуҗалыгы үсешенең мөһим тармагы. Башкортстан җитәкчесе һәр гектар җирне нәтиҗәле файдалану бурычын куйды. Быел актив рәвештә инвентаризация үткәрәбез. Киләчәктә басу җирләрен намуслы җитештерүчеләр генә файдаланырга тиеш", - диде Андрей Назаров.
АПКга кадрлар җәлеп итү һәм аларның квалификацияләрен күтәрү - тагын да бер эш юнәлеше. Юнәлешләрнең берсе - "агрокласслар" булдыру буенча уникаль проект. Былтыр әлеге проект "Алтын көз" халыкара күргәзмәсендә Русиядә иң яхшыларының берсеннән дип аталган. Республика авыл мәктәпләрендә 70 агрокласс һәм 12 җитештерү мәйданчыгы эшли. Бу практика киләчәктә тагын да киңрәк таратылачак.
Яшь һөнәрмәннәргә булышу җәһәтеннән дә программа булдырылган. Мәсәлән, 35 яшькә кадәрле белгечләр өчен өстәмә белем алу яисә торак сатып алу өчен 750 мең сум күләмендә грантлар бирелә. Хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү аркасында агросәнәгать предприятиеләренә 2,3 меңнән артык кеше эшкә урнаштырылган. 660 кеше өстәмә һөнәри белем алган.
Кешеләргә яшәү өчен авыл территорияләре уңайлылыгын арттыру - АПКның чираттагы мөһим эш юнәлеше. "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" программасы булышлыгында республикада 500-дән артык гаилә торак шартларын яхшырткан. 2млрд. сумнан артык суммага 90 социаль һәм инженер объектлары төзелгән. Авыл территорияләрен төзекләндерү буенча 130 проект гамәлгә ашырылган. Биредә авыл ипотекасы зур булышлык күрсәткән. Былтыр республикада 2млрд. сумнан артык суммага 790 ташламалы кредит бирелгән. Медицина хезмәтләндерүе дә яхшыра: үткән елда 258 фельдшер-акушерлык пункты һәм амбулатория сафка бастырылган. Бу исә өстәмә рәвештә янә 150 мең авыл халкына ярдәм күрсәтү дигән сүз. Шулай ук "Авыл докторы", "Авыл тренеры", "Авыл укытучысы" һәм башка программалар авыл тормышын яхшыртуга булыша.
Органик продукция базарын үстерү - перспективалы юнәлешләрнең берсе. Аның төп драйверы - фермер хуҗалыклары. Русиядә җитештерелгән бөтен продукциянең 13 проценты алар өлешенә туры килә. Башкортстанда актив дәүләт ярдәме күрсәтелүе сәбәпле, соңгы дистә ел эчендә фермер хуҗалыклары саны икеләтә арткан.
Агросәнәгать комлексын санлаштыру һәм автоматлаштыру - янә бер юнәлеш. Республикада 70 процент эре һәм урта агропредприятиеләр санлы технологияләр куллана. Мәсәлән, җитештерү белән читтән торып идарә итү системасы чәчүлекләр торышын күзәтергә һәм ашламалар кертүне коррекцияләргә булыша. Биредә пилотсыз очу аппаратларын киңрәк куллану мөһим.
Андрей Назаров билгеләвенчә, авыл хуҗалыгын санлаштыру һәм автоматлаштыру хезмәт җитештерүчәнлеген үстерәчәк. Гомумән алганда, күләмле кул хезмәтен кысрыклап чыгарачак. Якын киләчәктә роботлаштырылган предприятиеләрдә арзанлы азык-төлек киңкүләмле җитештереләчәк дип күзаллана.
"Агрокомплекс" форумында 25 төрле чара оештыралачак. Чараларда Русиянең 23 төбәгеннән һәм Белоруссиядән 363 спикер чыгыш ясаячак. Эшлекле программада 13 тармак союзы һәм ассоциациясе катнаша.

Фото: БР Хөкүмәте сайтыннан.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: