11 - 14 мартта Башкортстан хөкүмәте җитәкчелеге Иранга эшлекле сәфәр кылган көннәрдә Русия төбәгеннән үсемлек мае һәм ашлык озату буенча килешүгә ирешкән. БР Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров белдерүенчә, сүз Иранга 100 мең тонна май озату турында бара. Атап әйткәндә, ул - көнбагыш һәм рапс мае. Әлеге көннәрдә махсус оештырылган төркем йөкне нәтиҗәле озату ысулларын билгели.
Назаров Башкортстан властьларының 2008 елдан алып Агыйдел шәһәрендә портлы аерым икътисади зона булдыру буенча уйлануын искә төшерде. Проект портлы аерым икътисади зонадан тыш, елга йөк портын тергезү һәм Агыйдел - Нефтекама тимер юлын яңартуны күзаллый. Әлеге төбәк иницитивасы быел гыйнварда Уфада Русия президенты Владимир Путинның республика җитәкчесе Радий Хәбиров белән очрашуы вакытында хуплау тапты. Портлы аерым икътисади зона булдыру турында гариза Русия икътисади үсеш министрлыгына 2023 ел ахырына кадәр биреләчәк.
Иран белән хезмәттәшлекне көйләү продукциябезне башка илләргә, атап әйткәндә, Әфганстан, Ирак һәм Пакистанга, чыгаруны җиңелләштерә, ди Андрей Назаров .
"Интерфакс" буенча.
Фото:mcx.gov.ru