

Бүген, 20 мартта, Республика белән идарә итү үзәгендә Радий Хәбиров оператив киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә республикага Иран делегациясенең эшлекле сәфәренә нәтиҗәләр ясалды. Исегезгә төшерәбез, ул 11-14 мартта узды.
Тышкы икътисади бәйләнешләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева Радий Хәбиров җитәкләгән республика делегациясе составына нефть һәм тау баектыру тармагы компанияләре, химик, агач эшкәртү, мебель сәнәгате, төзелеш һәм логистик өлкәләр, шулай ук авыл хуҗалыгы комплексы җитәкчеләре – барлыгы 75 кеше – керде. Алар Иран бизнесы вәкилләре белән 250дән артык очрашулар үткәрде, бу очрашулар нәтиҗәләрендә 5 миллион долларлык контрактлар төзелгән. Сүз авыл хуҗалыгы продукциясе, ашламалар һәм биопрепаратлар, шулай ук нефть-газ корылмалары экспорты турында бара.
Чыганак: glavarb.ru