Барлык яңалыклар
Икътисад
18 март , 10:55

Поликлиника төзеләчәк

   Соңгы елларда Башкортстанда бик күп поликлиникалар төзелеп, кулланышка тапшырыла.

Поликлиника төзеләчәк
Поликлиника төзеләчәк

Соңгы елларда Башкортстанда бик күп поликлиникалар төзелеп, кулланышка тапшырыла.

   Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Сәламәтлек” милли проекты буенча быел Кушнаренко авылында бер сменада 320 пациентны кабул итәргә сәләтле поликлиника төзеләчәк.

   Өч катлы поликлиниканың гомум мәйданы 5 мең квадрат метр чамасы булачак, төзелеш эшләрен 2024 ел ахырына тәмамлау күз уңында тотыла. Подрядчы оешма инде әзерлек эшләрен башлаган да. Төзелеп беткәннән соң поликлиникага заманча медицина корылмалары урнаштырылачак.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас в