Барлык яңалыклар
Икътисад
18 март 2023, 11:01

Бездә мөмкинлекләр зур

   17 март көнне башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Самарада эш сәфәре белән булды.

Бездә мөмкинлекләр зур
Бездә мөмкинлекләр зур

   17 март көнне башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Самарада эш сәфәре белән булды.

   Ул анда Русия Федерациясенең Идел буе федераль округындагы (ПФО) тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты. Көн тәртибендә эш климатын яхшырту һәм Идел буе федераль округы төбәкләрендә инвестицияләр эшчәнлегенә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре каралды.

   Утырышны Русия Президентының ПФОдагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров үткәрде.

   Утырыш нәтиҗәләре буенча Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк инвестицияләр сәясәтенең төп юнәлешләре турында сөйләде.

    -Санкцияләр басымы чорында Башкортстан күпләрне үзенә җәлеп итүче төбәк булып кала. 2022 елда икътисадка акча салулар 6 процентка кадәр диярлек үсте. Шунысы игътибарга лаек: без эшкуарлык берәшмәләре өчен ышаныч атмосферасы тудыра алдык. Ә бизнес, мондый уңай шартлар булганда, безнең белән эшләргә әзер.

Фото: glavarb.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: