Икътисад
12 март 2023, 07:13

Иран дәүләте белән бәйләнешләр ныгый

Башкортстан делегациясе Иран Ислам Республикасында.

Иран дәүләте белән бәйләнешләр ныгыйИран дәүләте белән бәйләнешләр ныгый
Иран дәүләте белән бәйләнешләр ныгый

12 мартта, төбәк башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе Иран Ислам Республикасына килде. Тегеран аэропортында кунакларны Иранның сәнәгать, шахталар һәм сәүдә министры урынбасары Мөхәммәт Мусави каршы алды.

Бизнес программасы берничә эшлекле очрашуны үз эченә ала, шул исәптән Иранның икътисадый эшләр буенча вице-президенты Мохсен Резай, министрлар һәм эре компанияләр җитәкчеләре белән.

Моннан тыш, делегация вәкилләре сәнәгать, мәдәни һәм тарихи урыннарда булып Башкортстанның инвестиция потенциалын презентацияләячәкләр, шулай ук  уртак проектларны тормышка ашыруның перспектив өлкәләре турында сөйләшәчәкләр.

- Русия һәм Иран арасында ныклы эшлекле мөнәсәбәтләр үсә. Без Русиянең күп төбәкләре белән хезмәттәшлек итәбез. Сезнең килүегез аркасында без Башкортстан турында күбрәк белә алырбыз, - диде Мөхәммәт Мусави.

“Бу сәфәр безнең өчен бик кызыклы һәм мөһим. Республика делегациясенә Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары һәм Иран белән хезмәттәшлектә кызыксынган эре компанияләр вәкилләре керә. Без икътисадның структурасы охшаш икәнен яхшы беләбез. Бу яклап без бер-беребезне тулыландыра алырбыз. Тагын бер бурыч - Башкортстанда яшәүчеләр өчен Иранны ачу. Шуңа күрә, без сөйләшергә планлаштырган мәсьләләр арасында туризм да бар. Аерым алганда, без Уфа-Тегеран туры рейсын ачу белән кызыксынабыз”, - диде Радий Хәбиров.

Чыганак:glavarb.ru

Фото:glavarb.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас