Икътисад
9 март 2023, 10:45

"Корона" яңа цех ачкан

Олег Яровиков.Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

Бүген, 9 мартта, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Туймазы районында “Корона” компаниясе җитештерүенең икенче чиратын сафка тапшыруда катнашты.

Исегезгә төшерәбез, кроватьләр, ортопедия матраслары һәм утыргычлар җитештерү буенча инвестиция проектын 2021 елның августындагы “Инвестсәгать”тә хупладылар. 10 мең кв.м. мәйдандагы  заманча цех төзелешенә 450 миллион сум акча салдылар. “Корона” компаниясе кредит буенча процентлар түләр өчен 5 миллион сум күләмдә грант алды. Шулай ук  Башкортстанның Сәнәгать үсеше фондыннан җитештерүне үстерер өчен ташламалы  займнар, материаллар һәм технологик корылмалар сатып алуга субсидияләр алды. Предприятие директоры Рамил Мамлеев сөйләвенчә, 2020-2022 еллардагы дәүләт ярдәменең гомум суммасы 200 миллион сумга якын тәшкил иткән.  

Радий Хәбиров куәте  аена 20 мең данә матраслар ясаучы гамәлдәге җитештерү цехын карап чыкты, чыгарылган мебель ассортименты белән танышты, “Корона” коллективын яңа цех ачулары белән котлады һәм республика дәүләт бүләкләрен тапшырды. 

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас