Икътисад
4 март 2023, 11:05

Яшь галимнәр белән очрашу үтте

Яшь галимнәр белән очрашу үттеЯшь галимнәр белән очрашу үтте
Яшь галимнәр белән очрашу үтте

3 март көнне Уфада Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең яшь галимнәре, уйлап табучылары белән очраштылар.

Көн тәртибендә - тикшеренү потенциалын тормышка ашыру, инновацион эшләнмәләргә дәүләт ярдәме күрсәтү һәм аларны гамәлгә кертү, яшь белгечләрнең квалификациясен күтәрү, фәннең матди базасын ныгыту мәсьәләләре. Очрашуны ачып, Дмитрий Чернышенко билгеләп үткәнчә, төбәкнең фәнни-мәгариф өлкәсе соңгы елларда үсеш өчен зур этәргеч алган. Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дәүләт, галимнәр үз көчләрен тикшеренүләргә юнәлтә алсын өчен, инновацион эшләнмәләрнең базарга чыгуына ярдәм итәчәк, дип өстәде.

Дмитрий Чернышенко шулай ук «университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен югары бәяләде.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас