

3 март көнне республика белән идарә итү үзәгендә Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко һәм Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров төбәкнең социаль - икътисади үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрделәр.
Фикер алышуда Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова, Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кузьмицкий, Русия Хөкүмәте каршындагы аналитик үзәк җитәкчесенең беренче урынбасары Дмитрий Годунов, Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәне ачып, Русия Хөкүмәте вице-премьеры төбәкнең төп социаль-икътисади күрсәткечләр буенча югары позицияләрен билгеләп үтте.
- Башкортстан сөт җитештерү буенча беренче урында. Сездә авыл хуҗалыгы азык-төлеге җитештерү индексы бик нык артты, – диде Дмитрий Чернышенко.
- Сез тотрыклы рәвештә инвестицияләр җәлеп итүчәнлек рейтингы лидерларының беренче бишлегенә керәсез. Бу шул исәптән Радий Фәритович үткәрә торган «Инвестчас» форматында оештырылган эш нәтиҗәсе дә. Эшсезлек юк дәрәҗәсендә, Башкортстанда ул Русия буенча уртача күрсәткечтән 2,8 процентка кимрәк. Билгеле булуынча, киләсе елда Башкортстан башкаласы Уфа 450 еллыгын билгеләп үтәчәк. Юбилей төбәкнең социаль-икътисади һәм туристик үсешенең өстәмә драйверы булачак. Ышанам ки, сез үз мөмкинлекләрегезне тулысынча кулланасыз, – дип өстәде Дмитрий Чернышенко.
Башкортстан башлыгы үз чыгышында 2022 елның төп нәтиҗәләре һәм төбәкнең социаль-икътисади өлкәсен ныгыту буенча планнары турында сөйләде.