

2022 ел йомгаклары буенча, Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнеше 2021 ел күрсәткече белән чагыштырганда, 10,5 процентка арткан. Шул ук вакытта экспорт күләме 10 процентка үскән.
Республиканың гомум сәүдә әйләнешендә экспорт өлеше күбрәк - 80 процент.
БР тышкы икътисади бәйләнешләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева белдерүенчә, Башкортстан 112 чит ил белән сәүдә мөнәсәбәтендә. Топ-10 ил арасында - Кытай, Казахстан, Нидерландия, Белоруссия, Латвия, Төркия, Һиндстан, Үзбәкстан, Финляндия һәм Германия.
Былтыр республиканың 25 рәсми делегациясе чит илгә эшлекле сәфәр кылган. Якын киләчәктә Иран һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән хезмәттәшлекне активлаштыру күзаллана. Чит ил партнерлар белән хезмәттәшлек итү өчен республика предприятиеләренә Экспортка булышу үзәге ярдәм күрсәтә.
"Үзара хезмәттәшлек өчен күп илләрнең юлларны ябуларына карамастан, без яңа партнерлар табабыз. Бу товар әйләнеше динамикасында чагыла", - диде Радий Хәбиров Хөкүмәтнең халыкара хезмәттәшлекне үстерү буенча икътисади блогына нәтиҗәле эшчәнлеге өчен рәхмәт белдергәндә.
БР Башлыгы сайтыннан.