Икътисад
27 февраль 2023, 14:48

Куәтле тракторлар җитештермәкчеләр

Кайсы районда дисезме?

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Башкортстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы Раевка авылында тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау өчен цех төзү буенча инвестицияләр проектын гамәлгә ашыру өчен җир участогы бирергә карар иткән.

“Проектны тормышка ашыру өчен предприятиегә 2-3 гектар мәйданлы участок кирәк. Инвестицияләр күләме 215 миллион сум тирәсе булачак. Цех төзелеп, сафка кергәч, анда 67 кешегә яңа эш урыны барлыкка киләчәк”, – ди министр урынбасары Рөстәм Гыйззәтуллин.

“Әлшәй районының “Прогресс” хуҗалыгы планлаштырган инвестицияләр проекты 5-7 класслы тарту көченә ия куәтле тракторлар җитештерү буенча предприятие булдырырга ярдәм итәчәк, – ди авыл хуҗалыгы министрлыгының инвесторлар белән эшләү буенча бүлек җитәкчесе Фәүзәт Ханнанов. – Бу республика аграрийларын кыйммәт булмаган хакка техника белән тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк”.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас