

Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестры мәгълүматлары буенча, 2023 елның 10 февраленә Башкортостан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкның 128,3 мең субъекты эшли, бу, 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, күрсәткечтән 0,5 процентка югарырак.
- Федераль дәрәҗәдә дә, төбәк дәрәҗәсендә дә бизнеска ярдәм итүнең нәтиҗәле чараларын булдыру буенча системалы эш кече һәм урта эшкуарлык субъектларының һәм бу өлкәдә эшләүчеләрнең санын арттырырга мөмкинлек бирде. 2023 елда «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына ярдәм» милли проектын гамәлгә ашыруга 694,5 млн сум акча бүлеп бирелде, бу узган ел белән чагыштырганда 7,8%ка күбрәк, - дип билгеләде Башкортстан Республикасының Эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
Агымдагы елда кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен ташламалы кредитлау, салымны җиңеләйтү программалары дәвам итә. Ярдәмнең киңәйтелгән программасына IT-компанияләр, аграрийлар исәп тота ала. 2023 елның 31 мартына кадәр кече һәм урта бизнес кредит каникуллары белән файдаланырга мөмкин.