

“Продукт Башкортостана” проекты дипломантлары үзләренең продукциясен Мәскәүдә узган халыкара азык-төлек, эчемлекләр һәм аларны җитештерү өчен чимал “Продэкспо” ХХХ юбилей күргәзмәсендә тәкъдим итте.
–Халыкара чарада проект дипломантлары үз продукцияләрен күрсәтә, предприятиеләрнең җитештерү потенциалын ачып сала, яңа сатып алучылар һәм эшлекле партнерлар җәлеп итү буенча нәтиҗәле сөйләшүләр үткәрә алды, – дип белдерде республиканың сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев.
Күргәзмәдә эчәр су җитештерүче “Живая Вода”, “Милк Трейд” Башкортстан туңдырмасын җитештерүче, кондитер эшләнмәләре җитештерүче “Зарина” җәмгыятьләре, “Фабрик Косметик” косметика эшләнмәләре, антисептиклар һәм көнкүреш химиясе җитештерүче предприятие үз продукцияләрен тәкъдим итте.
Чыганак: pravitelstvorb.ru