

Бүген Күгәрчен районына эшлекле сәфәре вакытында Радий Хәбиров Ялчы авылы янында 1200 баш сыерга тәгаенләнгән терлекчелек фермасының төзелеш мәйданчыгын барып күрде. 1,6 миллиард сумлык проектны “Иртюбяк” агрофирмасы тормышка ашыра. 2021 елның апрелендә әлеге башлангычны “Инвестсәгать”тә хуплаганнар иде.
Авыл хуҗалыгы предприятиесенең башкама директоры Олег Николаев сөйләвенчә, булачак комплекс территориясендә тиешле эшләрне башкарганнар, проект документациясен әзерләгәннәр, әле нигез салу белән мәшгульләр.
Фермада һәрберсе 600 баш малга тәгаенләнгән ике сыер абзары булачак. Шулай ук бозау абзары, саву залы һәм катнашазык заводы. Технологик корылмаларны Белоруссия подрядчысы кайтарып сафка тапшырачак. Предприятиедә 20гә якын кеше эшләячәк.
Олег Николаев хәбәр итүенчә, якын киләчәктә фермада сыерлар санын 1800 башка кадәр арттырып булачак, бу исә тәүлегенә 50 тоннага кадәр сөт җитештерергә мөмкинлек бирәчәк. Радий Хәбиров тагын да бер тапкыр “Инвестсәгать”тә очрашып, үсеш планнарын һәм дәүләт ярдәме чаралары хакында сөйләшергә тәкъдим итте.
Чыганак: glavarb.ru