

Бүген авылларның киләчәге өчен үзе шунда туып-үскән, аның чишмәсенең суын тәмләп эчкән, урманында җиләген җыеп, көтүен көтеп, авылының айлы кичләренә гашыйк кешедән дә ныграк борчылучы бар микән? Юктыр. Безгә дә хас бу борчылулар. Чөнки без дә - авыл балалары.
Соңгы елларда авылларыбыз заман җилләре шаукымында зур үзгәрешләр кичерде: күмәк хуҗалыклар таркалды, авыллар картая. Шөкер, җан-фәрман тырышлыгын салып, ничек тә авылның сулышын саклап калырга тырышучылар да бар. Шулар янында булганнан соң, күңелләребез күтәрелеп, илһамланып кайтабыз. Кушнаренко районының Иске Гомәр авылында Дамир Данил улы Зәйнуллин ике ел элек үзенең эшен башлап җибәргән.
Ул Чакмагыш районының Яңа Ихсан авылында туып-үскән. Үзенең “Газель”лары булган, йөк ташу белән шөгыльләнгән. Районнарда йөргәндә күмер ясаучылар белән таныша һәм үзендә дә эшләп карау теләге туа. Якын-тирәләрдән бина эзли башлый, караштырып йөри торгач Иске Гомәр авылында 20 еллап буш торган тегермән бинасын тәкъдим итәләр.
Дамир Данил улы элеккеге колхозлардан калган цистерналар, мичкәләр сатып ала башлый. Эретеп ябыштыручылар аны утын ягып, күмер чыгару өчен яраклаштыра. Былтыр февраль аенда беренче күмерен ясап карыйлар.
Дамир Данил улында җәйге мизгелдә 10 лап эшче эшли. Эш тәүлек әйләнәсенә бара. Егетләргә тегермән бинасында яшәргә бүлмә дә ясап биргән, юынырга кайнар цех булдырганнар. Егетләр эш хакын вакытында ала, барсы да канәгать булуларын әйттеләр.
Әйткәндәй, Иске Гомәр авылының республика күләмендә үткән “Аек авыл” конкурсында катнашуына алар да коллективлары белән дәррәү кушылган. Үткән чараларга кулыннан килгәнчә ярдәм итеп, иганәчелек күрсәтеп тора.