Икътисад
14 февраль 2023, 14:25

Социаль өлкәгә һәм икътисадка ярдәм чаралары каралды

Бүленгән акчаларны тулысынча үзләштерү мөһим.

Социаль өлкәгә һәм икътисадка ярдәм чаралары каралдыСоциаль өлкәгә һәм икътисадка ярдәм чаралары каралды
Социаль өлкәгә һәм икътисадка ярдәм чаралары каралды

Премьер-министр Андрей Назаров БР  Хөкүмәте утырышында икътисадка һәм социаль өлкәгә ярдәм итү буенча яңа федераль чаралар турында сөйләде.

-Русия Хөкүмәте туристлык тармакка ярдәм итүнең тулы бер комплексын кабул итте. Бу максатларга 1,5 млрд. сумга якын акча юнәлтү планлаштырыла. Федераль акчаларны алучылар исәбенә безнең республика да керә.

Шәһәр үзәгенең туристлык кодын проектлау программаларын гамәлгә ашыру өчен 209 млн. сумга якын акча каралган. Быел тагын 149 млн. сум туристик инфраструктураны үстерүгә юнәлтелгән иҗтимагый инициативаларга ярдәм итү өчен, шулай ук кемпинглар һәм автокемпинглар булдыру өчен алырбыз.

Эшкуарлык һәм туризм министрлыгыннан билгеләнгән вакытта бүлеп бирелгән федераль акчаларны тулысынча үзләштерүне тәэмин итүен сорыйм, - диде Андрей Назаров.

Сәнәгать продукциясен җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр алырга мөмкин булган компенсация түләүләре күләме 300дән 500 млн. сумга кадәр арта. Бу чаралар транспортлауга чыгымнарны каплау өчен каралган. Моннан тыш, урман сәнәгате продукциясен ташуга чыгымнарны компенсацияләүнең күләме 80ннән 100 процентка кадәр арта. Әлеге карарлар “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проекты кысаларында кабул ителде.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас