

Республикада бия сөте нигезендә косметика җитештерүне җайга салырга ниятлиләр. Русиянең Икътисади үсеш министрлыгы “Благзавод” җәмгыятен “Благовещенск” ТОСЭР резидентлары реестрына кертте. Компания ТОСЭРның 35нче әгъзасы булачак.
Хакимият башлыгы Олег Голов сүзләренчә, проектны гамәлгә ашыру өчен чыгымнар күләме 3 миллион сумга якын тәшкил итәчәк. Акчаларны җитештерү бинасы һәм технология корылмалары сатып алуга юнәлтәчәкләр. Җитештерүне җайга салу 10 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Компания хуҗалары елына 6500 товар җитештерергә планлаштыра. Аларны сәүдә челтәрләре, күргәзмәләр һәм ярминкәләрдә сатарга ниятлиләр.
Бия сөтеннән тыш продукциядә табигый үсемлек һәм терлек компонентлары да кулланылачак.
Чыганак: bashinform.ru