

Чит ил товарларына алмаш җитештерүчеләр турында.
Дистәләрчә еллар дәвамында дәүләтләр арасында корылган, үсешкә, алгарышка илтүче тышкы сәясәт, бәйләнешләр, илләр арасындагы социаль-икътисади элемтәләр соңгы елларда тормышны биләгән вәзгыять йогынтысында зур үзгәрешләр кичерә. Американың һәм Көнбатыш илләренең Русиягә карата кертелгән санкцияләре илебезнең халык хуҗалыгы тармагын, икътисадны, сәнәгатьне, хәтта ки спорт һәм мәдәният өлкәсен дә әлеге шартларга яраклаштырып, көнүзәк таләпләргә җайлашып, илнең куәтен саклау һәм арытаба үстерү өчен үз мөмкинлекләребезгә, үз көчебезгә таянырга кирәклегенә инандырды.
Импортны алыштыру Русия икътисады үсешендә иң мөһим, тәү бурычларның берсенә әверелде. Хәер, илебез аны үстерүнең мөһимлеген 2014 елда, Көнбатыш беренче санкцияләрен кертә башлагач та аңлады.
Бүгенге көнгә безнең илгә карата санкция игълан итәрлек тармаклар да калмады кебек инде. Русиянең “тез чүгүен” күрергә өметләнеп, үзләренең мәгънәсез карарларына сөенеп утыручы элекке “дуслар”, бүген үзләренең кара эшләренең көткән нәтиҗәләргә китермәвен күреп торсалар да, явыз ниятләреннән кайтырга җыенмый әле. Моңа кадәр, нинди генә кискен хәлләр булганда да, бер дошман алдында да тез чүкмәгән, баш имәгән элекке СССР, бүгенге Русия халыклары килеп туган каршылыкларга җавап итеп, берләшү, акыл һәм тырышлык белән катлаулы хәлләрдән чыгу юлларын таба тора. Безнең халык яхшы камыр кебек – баскан саен күтәрелә!
Көнбатыш илләре безнең сәнәгать өчен мөһим булган товарларын сатудан баш тарткач та Русиядә аларның аналогларын җитештерү беренчел һәм өстенлекле максат итеп билгеләнде. Булдыклылык һәм ватанпәрвәрлеккә ия илебез кешеләре бу хәлләрдән чыгу юлларын тапты һәм таба. Элек чит илләрдән генә кайтартылган продукцияне хәзер Русиядә җитештерүче, аерым юнәлешле кече һәм урта предприятиеләрне берләштерүче кластерлар һәм холдинглар оештырылды, аерым икътисади зоналар булдырылды.
«Санкция басымы шартларында авырлыклар булачагын без аңлыйбыз, әмма соңгы сигез ел дәвамында импортны алыштыру өчен күп эшләнде һәм без әллә нинди катлаулы сценарийларга да әзер», – дигән иде бер чыгышында Башкортсан Башлыгы Радий Хәбиров. Башкортстан, бу юнәлештә актив эшләүче төбәкләрнең берсе буларак, бүген дөньяның йөздән артык иле белән тышкы икътисади һәм халыкара бәйләнешләр булдырды. Яңа партнерлар белән элемтәләр булдырыла тора, бу юнәлештә кече эшкуарлыкка ярдәм күрсәтеп, импортны алыштыру программасын тормышка ашыруга актив ярдәм итә.
Узган 2020-21 елларда кайбер оешмалар ябылса да, шул ук көннәрдә яңалары ачылды. “Авыр вакытлар көчле кешеләрне тудыра”, диләр. Бу чорда барлыкка килгән предприятиеләр дә үзләрен санкцияләргә каршы торырлык көчле икътисади сәясәт җимешләре буларак таныта. Хөкүмәтебез тарафыннан үзебезнең малтабарларга һәм читтән килергә теләүче инвесторларга төрле преференцияләр, салым ташламалары бирелү, башка ярдәм чаралары күрсәтелү аларның бүгенге уңышлы эшчәнлегендә ачык чагыла. Чишмә районының Арслан авылында эшчәнлеген җәелдергән, пластик продукция җитештерүче җаваплылыгы чикләнгән “ОНЕСТ” җәмгыяте дә – шуларның берсе.
2021 елның сентябрендә “Эшкуарлык сәгате” форматында узган очрашуда “Онест” пластик продукция җитештерүгә юнәлтелгән оешманың проекты белән танышу уза. Барлык сорауларга ачыклык кертелгәч, Чишмә районы хакимияте проектны тормышка ашыруда таләп ителгән кирәкле капиталь төзелеш объектын сайлауда ярдәм итә. 2021 елның декабрендә оешма 1163 квадрат метрлы мәйдандагы бинада эшен башлап җибәрә. Анда административ һәм көнкүреш биналары барлыкка килә, җитештерү цехында станоклар урнаштырыла һәм бу производствода биш дистә кеше эш башлый.
Бу адым зур проектның беренче баскычы гына була әле. Аны гамәлгә куйган оештыручысы Венер Йосыповның ошбу предприятиесе ассортиментында бүген инде – 80 төрле продукция. Башкортстанның икътисад секторында предприятиеләребезнең мөмкинлеген раслаучы, киң колач белән үсешкә баручы “ОНЕСТ” үзен исеменә җисеме туры килгән оешма буларак танытты.
– Безнең җәмгыять башта төрле җирдә урнашкан булган. Ләкин логистика уңайлылыкларын, М-5 федераль трассасының янәшәдә генә үтүен анализлап, дүрт гектарлы участокта җитештерүне киңәйтү мөмкинлекләре булуын да исәпкә алып, без шушы урынга тукталдык, – ди предприятиенең генеральный директоры Илнур Гәрәев. – Әлбәттә, мондый сайлауга район хакимиятенең, аның каршында эшләүче бизнес-шерифның, авыл биләмәсе җитәкчелегенең малтабарларга карата яхшы мөнәсәбәте дә йогынты ясамый калмады. Биредә халыкның тырыш булуын һәм эшкә җаваплы каравын да билгеләп үтәсем килә, бүген предприятиедә Арсланнан һәм тирә-як авыллардан барлыгы 52 кеше хезмәт сала.
Чагыштырмача зур булмаган предприятиедә бу сандагы кешеләрнең эшле дә, ашлы да булуы, авыл җирендә аена уртача 30-35 мең сум хезмәт хакы алып эшләве бүген халыкның социаль якланганлыгын да раслый. Моны Арслан авылы хакимияте җитәкчесе Илнур Курамшин да ассызыклый.
– Биләмә территориясендә теркәлгән предприятие-хуҗалыкларның социаль җаваплылык тоеп эшләве күңелне сөендерә, – ди Илнур Радик улы. – Өстәвенә, аларның халыкны эшле итүе бүген аерым әһәмияткә ия. Мәсәлән, “ОНЕСТ” җәмгыяте генә дә безнең биләмәгә караган авыллардан шулкадәр кешене эшле итте. Әле менә авылыбыз “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында катнаша, төзекләндерәсе объектны финанслауга биләмә территориясендәге оешмалар һәм КФХлар да үз өлешләрен кертер дип өметләнәбез.
“ОНЕСТ” былтыр 240 миллион сумлык продукция җитештергән.
Алар арасында төрле сыйдырышлы чиләкләр, икмәк савытлары, көрәк, чәчәкләр өчен кашпо, аерым предприятиеләр заказлары һәм калыбы буенча җитештерелүче башка изделиеләр бихисап. Ләкин генеральный директор ирешелгәннәр белән канәгатьләнергә һич тә җыенмый, аның максатлары зурдан һәм күпкә җитдирәк.
– Әлеге төр продукцияләр – ирешелгән адым, арытаба да алга карап яшәргә һәм эшләргә кирәк, – ди директор. – Безнең төп максат – сәнәгать масштабына чыгу, санкцияләргә каршы ил җитәкчелеге игълан иткән импортны алыштыру сәясәтен тормышка ашыруга үз өлешебезне кертү, чит илләрнең товар базарына чыгу. Әле без үз продукциябезне Русия төбәкләренә һәм БДБ илләренә озатабыз. Импортны алмаштыруга килгәндә исә, безнең производствоны гына алганда да, икътисади санкцияләргә кадәр Көнбатыш илләреннән илебезгә мондый пластик изделиеләрнең 65 проценты кертелгән, тагын 20 проценты Украинага туры килгән. Русия икътисады, эшкуарлар даирәсе мондый мөмкинлектән акыл белән файдаланып калырга тиеш. Санкцияләрнең чикләүләр генә булмыйча, илебез халык хуҗалыгы өчен яңа мөмкинлекләргә юл ачуын да аңларга кирәк.
Һәм “ОНЕСТ”та моңа җитди әзерлек алып барыла: күптән түгел 1500 квадрат метрлы яңа җитештерү цехы файдалануга тапшырылган, “Уфаоргсинтез”, “Салаваторгсинтез” заводларыннан беренчел чимал җиткелекле күләмдә кайтартып куелган. Әйткәндәй, мондый чимал санкцияләр кертелгәнче чит илләрдән кайтартылган булса, хәзер ул да үзебезнең җитештерүчеләрдән алына, аларның да өстәмә икътисади үсеш мөмкинлекләрен үстерә. Боларга өстәп, республика Хөкүмәте дә “ОНЕСТ”ка зур ышаныч күрсәткән: Башкортстанның Сәнәгатьне үстерү фонды нәкъ менә импортны алмаштыру программасы буенча кирәкле җиһаз һәм корылмалар сатып алуга 1 генә процент ставкасы белән ике елга 15 миллион сумлык субсидия бүлеп биргән. Кыскасы, предприятие, генеральный директоры Илнур Флүс улы әйткәнчә, яңа дәрәҗәгә, сәнәгать масштабында җитештерү куәтләренә чыгарга бөтен алшартларын әзерләгән.
– Сәүдә базарында килеп туган хәл-шартлардан файдаланып, без хәзер чит илләрдән китерү тукталган товарлар ассортиментын тулыландырырга, үзебездә эшләргә, җитештерүне киңәйтергә тырышабыз, бүген бездә 75 форма-калып бар, – ди генеральный директор. – Бүген күп кенә предприятиеләрдә үзләренең әзер форма-калыплары бар, ләкин шулар буенча Башкортстанда да кирәкле детальне кыска вакыт эчендә һәм сыйфатлы итеп ясатып алып булуын белмиләр, читтән эзләп, кыйммәтле вакытларын да, финансларын да әрәм итәләр. Ә без аларга ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер һәм һәр партнерга ачык!
Быел җитештерү цехлары, склад биналары төзүне дәвам итәчәкбез. Ә бу – өстәмә эш урыннары булдырылачак, термопласт операторлары, көйләүчеләр, җитештерү мастерлары кирәк булачак, дигән сүз.
Әйткәндәй, предприятие җитәкчелеге Башкортстанның әйдәүче сәнәгать гигантлары (шул исәптән УМПО) белән килешүләр төзү буенча сөйләшүләр алып бара, шул ук вакытта үз кадрлар потенциалын булдыруны да бүгеннән үк хәстәрли, республика югары уку йортлары белән элемтә урнаштыра. “Болар киләчәкне хәстәрләү – әлеге вузлар студентларының “ОНЕСТ”та практика, стажировка үтү, ә инде укуларын тәмамлагач, аларны эшкә чакыру мөмкинлеген булдыру өчен кирәк”, – ди Илнур Гәрәев.
Башкортстанда эшләүче әлеге җәмгыятьнең эшчәнлеге, мөмкинлекләре белән кызыксынучылар ил субъектларында арта. Без предприятие белән танышырга барган көнне анда Свердловск өлкәсенең Среднеуральск шәһәреннән җаваплылыгы чикләнгән “ТОРО” (җиһазларны техник хезмәтләндерү һәм ремонтлау) җәмгыяте директоры Илшат Шәйнуров килгән иде. Әйткәндәй, аның әти-әнисе чыгышлары белән Башкортстанның Мишкә һәм Тәтешле районнарыннан.
– Әлеге предприятие, аның эшчәнлеге һәм мөмкинлекләре белән танышу өчен махсус килдем, – ди Илшат Вәсигать улы. – Минем эшчәнлек юнәлеше өчен продукция җитештерү буенча хезмәттәшлек мәсьәләләрен өйрәндек. Моңа кадәр Кытай эшкуарлары белән эшләдем, ләкин чит ил белән эшләү озакка да сузыла, кесәгә дә суга. Өстәвенә, мондый җитештерүчеләрнең үзебезнең Башкортстанда барлыгын белмәдек тә! Күргәннәрем белән бик канәгатьмен, биредә егетләрнең җитди эшләвенә инандым, шуңа уртак тел табарбыз дип уйлыйм.
Әйе, “ОНЕСТ”та эшләр, чыннан да, җитди куелган. Һәм предприятие һәр партнерына, аның заказына җаваплы каравы белән аерылып тора. Исемендә – җисеме, дигәндәй, “онест” инглизчәдән намуслы, эчкерсез, чын, әхлаклы дип тәрҗемә ителә. Шуңа да анда җәмгыятьнең исем-җисеменә тап төшермәскә тырышып эшлиләр. Бу юнәлеш киләчәктә яхшы үсеш өчен генә түгел, импортны алмаштыру юнәлешендә җитештерүне арттыруга да яхшы нигез булып тора.
Рәсемдә: “ОНЕСТ”ның генеральный директоры Илнур Гәрәев (сулда) Свердловск өлкәсеннән килгән эшлекле партнеры Илшат Шәйнуров белән хезмәттәшлек ниятләре турында сөйләшүләр алып бара.