Икътисад
10 февраль 2023, 14:35

Икенче урыннан төшмибез!

Икенче урыннан төшмибез!Икенче урыннан төшмибез!
Икенче урыннан төшмибез!

Башкортстан Республикасы Идел буе федераль округы субъектлары арасында ваклап сату базарлары саны буенча беренче урыннан төшмәде һәм Русия Федерациясе субъектлары арасында 5 нче урынны били. 2022 елда аларның саны 37 булды. Бу хакта Башкортстан Республикасы Сәүдә һәм хезмәтләр министры Алексей Гусев БР сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгының киңәйтелгән коллегиясендә хәбәр итте.

Утырыш кысаларында оешманың 2022 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2023 елга бурычлар каралды.

Башкортстан элеккечә үк ваклап сату буенча Идел буе федераль округында икенче урынны били. Республикада 27 мең сәүдә объекты эшли, бу узган ел белән чагыштырганда 289 берәмлеккә күбрәк.  

Башкортстанда ярминкә эшчәнлеге актив үсешен дәвам итә. Хәзер 251 ярминкә мәйданчыгы, 12 меңнән артык сәүдә урыны эшли. Гусев сүзләренчә, 2022 ел нәтиҗәләре буенча җәмәгать туклануы әйләнеше 32,4 млрд сум тәшкил иткән, бу чагыштырма бәяләрдә 2021 ел дәрәҗәсеннән 2,7% ка артыграк. Башкортстанда илдә беренче агросәнәгать кластеры барлыкка килүе яхшы күренеш, ул тиешле федераль реестрга кертелгән инде.

- Агрокластер кысаларында инвестицияләр күләме 40 млрд. сумнан артып киткән инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла, - дип өстәде Алексей Гусев.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас