Барлык яңалыклар
Икътисад
9 февраль 2023, 11:34

Бизнеска электрон ярдәм

Башкортстан Эшкуарлар ассоциациясе INVESTRB.RU инвестиция порталын оештырган өчен рәхмәт белдерде.

pravitelstvorb.ru Бизнеска электрон ярдәм
Бизнеска электрон ярдәмФото:pravitelstvorb.ru

 

Алар Башкортстан Республикасының дәүләт идарәсен цифрлы үстерү министры Геннадий Разумикин исеменә хат язган. Алар порталның электрон хезмәтләренең уңайлы булуын билгеләгән.

  • Безнең эшкуарларга аның уңайлы булуы нәтиҗәле эшләргә ярдәм итә, - дип язганнар алар. Уңышлы хезмәттәшлек өчен, шулай ук республика эшкуарлары ассоциациясен популярлаштыру максатында INVESTRB.RU мәйданында төрле чаралар үткәрергә тәкъдим итәләр. Бу уңайдан министрлык үзе дә порталның контентын киңәйтү яклы. Эшкуарларны файдалы мәгълүматлар белән тәэмин итәргшә тырышалар.

Бу портал бизнес юлына баскан кеше өчен старттан алып инвестицияләр дәрәҗәсенә чыкканчы бердәм тәрәзә булып тора. Портал ярдәмендә эшкуарлар сәгатенә язылырга, бизнеска күрсәтелгән дәүләт ярдәмнәре турында белергә, инвестиция проектын озатып баруларына гариза калдырырга һ.б. мөмкин. Уңайлы булсын өчен кулланучыларга электрон хезмәтләр төп биткә чыгарылган.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: