Икътисад
8 февраль 2023, 15:48

Безнең йортлар

Төзелеш буенча Уфа яхшы исәптә.

Безнең йортларБезнең йортлар
Безнең йортлар

Төзелеш буенча Уфа яхшы исәптә.

Үткән елда Идел буе федераль округы территориясендә гомум мәйданы 12 миллион квадрат метр булган 83 мең шәхси торак йорт төзелгән. Бу, узган елдагы белән чагыштырганда, 11 процентка күбрәк. Шуларның 2 миллион квадрат метры Башкортстан Республикасында файдалануга тапшырылган.

Идел буе төбәкләренә Русиядә шәхси торакны файдалануга тапшыруның 21 проценттан артыгы туры килә. Бу хакта «Идел буе федераль округында торак төзелешен үстерү» конференциясендә "ДОМ РФ" аналитик үзәге җитәкчесе урынбасары Екатерина Власова хәбәр итте.

Идел буе федераль округында торакны гомум файдалануга тапшыруда шәхси йортлар өлеше 64 процент тәшкил итә һәм Русиядәге уртача күрсәткечтән артып китә.

- Шәхси йорт төзелешенә ихтыяҗ артуга ташламалы ипотека программаларының бу сегментына кагылуы ярдәм итә. Узган ел нәтиҗәләре буенча, илдә шәхси йортлар төзелешенә ипотека бирү өч тапкыр артты - 33 меңгә кадәр кредит рәсмиләштерелгән, - дип билгеләде Екатерина Власова.

Идел буе федераль округы төбәкләрендә күпфатирлы йортлар сегментында бүген 14,5 миллион квадрат метрдан артык торак төзелә, шуларның 93 проценты - эскроу-счетларын кулланып. Ә төзелешнең проект финанславына күчү темплары Идел буенда гомум Русиянекеннән бераз югарырак - ил буенча уртача 90 процент торак эскроу-счет  белән төзелә.

- Торак тапшыру темплары федераль программаларда катнашу, дәүләт тарафыннан төзелеш тармагына ярдәм итү, шулай ук ташламалы ипотека кредитлавын үстерү нәтиҗәсендә мөмкин булды. Округта бүген төзелеш стадиясендә 281 мең фатирлы 1,5 мең тирәсе күпфатирлы йорт исәпләнә. Шул ук вакытта бу күләмнең яртысыннан күбрәге биш шәһәрдә төзелә, ул исемлектә Уфа да яхшы исәптә, - дип билгеләде Башкортстанның төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Егор Родин.

Фото: bashinform.ru

Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас