Икътисад
7 февраль 2023, 10:49

Токымчылыкка дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк

Федераль һәм төбәк казнасыннан бу максатларга 165 миллион сум бүленә.

Токымчылыкка дәүләт ярдәме күрсәтеләчәкТокымчылыкка дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк
Токымчылыкка дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк

Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә токымлы авыл хуҗалыгы терлекләрен һәм кош-корт тотуга субсидияләр бирү өчен гаризалар һәм документлар кабул ителә башлый. Федераль һәм төбәк бюджетларыннан 2023 елда бу максатларга 165 миллион сум каралган. Субсидия күләме бер токымлы терлеккә 3,5 мең сум тәшкил итәчәк.

- Бүген безгә терлекчелектә токымчылык эшен көчәйтергә кирәк, бу тармакны үстерүнең төп өстенлекләренең берсе, бигрәк тә сөт терлекчелегендә. Төбәктә индустриаль сөтчелек фермалары санын арттырырга планлаштыруыбыз. Республикада 81 токымчылык оешмасы сакланып калган, шуларның 51е сөт терлекчелегендә эшчәнлек алып бара. Дәүләт ярдәме мондый хуҗалыкларны арттырырга һәм төбәктә токымлы маллар санын үстерүгә ярдәм итәчәк, - диде Хөкүмәт рәисе урынбасары, Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

Субсидия алуга документлар 2023 елның 7 февраленнән 17 февральгә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителәчәк: 450008, Уфа шәһәре, Пушкин урамы, 106 санлы йорт, 409нчы бүлмә (9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр).

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас