Икътисад
6 февраль 2023, 15:37

Торак төзелеше тармагы йомгаклары

Киңәшмәдә 2022 елга төбәк төзелеш комплексы эшләренә йомгак ясадылар.

Торак төзелеше тармагы йомгакларыТорак төзелеше тармагы йомгаклары
Торак төзелеше тармагы йомгаклары

Бүген Республика белән идарә итү үзәгендә Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров оператив киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә 2022 елга төбәк төзелеш комплексы эшләренә йомгак ясадылар.
БР төзелеш һәм архитектура министры вазифасын башкаручы Егор Родин 2020 елдан алып кала төзелеш тармагының тотрыклы үсештә булуын билгеләде. Быел торак төзү рекордлы 3 млн. квадрат метр күрсәткечен үтеп киткән. Бу исә 40 мең фатир файдалануга тапшырылган, димәк, 110 мең гаиләнең торак шартлары яхшырган дигән сүз.
Бөре, Туймазы, Стәрлетамак, Салават һәм Әбҗәлил районнары торак төзелеше буенча лидерлар сафында.
Торакка ихтыяҗлык кичерүчеләргә ярдәм күрсәтүгә быел 3,2 млрд сум юнәлтелгән. Нәтиҗәдә 8,8 мең кешенең торак шартларын яхшыртуга ирешелгән.
2019-2022 елларда Башкортстан өлешчә фатир салып алучыларның хокукларын тергезү буенча Русиянең мактаулы биш төбәге арасына кергән. 2022 елда гына 2,6 мең өлешченең мәсьәләсе хәл ителгән. Проблемалы йортлар исемлеге 70 объектка кимегән. 2023елга "озак төзелүче" йортлар исемлегендә 39 йорт калган. Алданган өлешчеләрнең мәсьәләсен 2023 ел ахырына кадәр хәл итмәкчеләр.
Моннан тыш, федераль һәм республика программалары кысаларында җимерек хәлдәге йортлардан 6,8 мең кеше күчерелгән. Бу мәсьәләдә план күрсәткече 1,5 тапкырга арттырып үтәлгән.
Республика җитәкчесе Республика төзелеш министрлыгына, тармак предприятиеләренә һәм оешмаларына яхшы хезмәт күрсәткечләре өчен рәхмәт белдерде. "Без 3 млн. квадрат метр күрсәткечен беренче тапкыр узып киттек. Эре шәһәрләрдә торак төзелешен үстерүне дәвам итү бик мөһим", - диде Радий Хәбиров.

Фото:ufa.rbc.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас