Барлык яңалыклар
Икътисад
3 февраль 2023, 13:55

Сыерның сөте телендә!

Чакмагыш районы малчылары моны истән чыгармый, шуңа күрә...

Сыерның сөте телендә!
Сыерның сөте телендә!

Чакмагыш районы малчылары моны истән чыгармый, шуңа күрә...

 

Чакмагыш районы малчылары моны истән чыгармый, шуңа күрә район ел башыннан сөт җитештерү күләме буенча 200 тонна чиген узып китте. Чакмагыш аграрийлары өчен узган һәм агымдагы елларда 200 саны күркәм күрсәткечкә әверелде: былтыр хуҗалыклар барлыгы 200 мең тоннадан артык бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар уңышын җыеп алса, агымдагы ел башында һәр тәүлектә сөт җитештерү күләме 200 тоннадан артып китте. Интенсив технологияләрдән актив файдалану, малларның токым сыйфатын яхшырту, аларны баланслап тукландыру һәм яхшы шартлар тудыру, шулай ук җитәкчеләр, төрле звено белгечләре һәм терлекчеләрнең бердәм тырыш хезмәт өлгеләре күрсәтүе нәтиҗәсендә ирешелгән әлеге күрсәткечләрдә җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” һәм “Байбулат” җәмгыятьләре, “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының өлеше аеруча зур. Югарыда телгә алынган хуҗалыкларда мондый күрсәткечләргә нәрсәләр исәбенә ирешелә икән соң? Без әйдәүче товарлыклы сөтчелек фермаларында булып, шушы сорауга җавап табарга тырыштык.

Юлыбызны “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының Тайняш товарлыклы-сөтчелек фермасы белән танышудан башлап җибәрдек. Идарә рәисе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәргать Фәрит улы Ваһапов, ферма турында аның мөдире Илнур Хөсәеновтан да яхшырак сөйләүче булмас дип, аның янына озатты. “Сыерның сөте – телендә”, – диелә бит халык мәкалендә. Бай рационлы мул ризык белән туклану, һәр малкайның сәламәтлеге турында кайгыртып тору, әлбәттә, үз җимешләрен бирми калмый – “Герой” кооперативында бүген һәр сыердан тәүлегенә уртача 37,1әр килограмм сөт савып алалар.

Тайняш фермасында әлеге күрсәткеч башкалардагыдан югарырак.

– Рәзилә Евдокимова белән Надежда Николайчеваның төркемнәрендә 127шәр баш савым сыеры, Гүзәлия Бакирова белән Хәйрулла Туктаевта 128әр баш исәпләнә, – ди Илнур Фәнил улы.

Заманча саву залында сөтлебикәләргә яхшы тәрбия күрсәтелүе күзгә ташланып тора. Җиленнәре яхшылап юылып, эшкәртелгән сыерлар саву аппаратына тоташтырылу белән компьютер мониторында алар турындагы барлык күрсәткечләр дә чагылыш таба. Сөт гомум линия аша махсус саклагычка туплана һәм биредә тиешле градускача суытылып, башлыча элиталы сорт белән эшкәртүгә озатыла.

 Иске Балак фермасында, мәсәлән, Инсаф Шәрипов кул астында Гөлназ Шәрифуллина, Миләүшә Нәбиуллина, Гөлназ Хөрмәтуллина, Гөлнара Галимова, Зөлфия Хәмәдиева кебек һәм Каран сөтчелек фермасында Рәшит Хисаев җитәкчелегендә Резеда Муллаянова, Рәмилә Ситдикова, Асамметдин һәм Садретдин Ходайназаровлар кебек тырыш операторларның күрсәткечләре дә Тайняш фермасындагыдан бик азга гына калыша. Гомумән, “Герой”лылар агымдагы елны да үзләре алдына югары үрләр билгеләп башлап җибәрделәр һәм шул темпны киметмәскә ниятлиләр.

Җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире Фларит Хәбибуллин үзләренең биләмәләрендәге эшләр барышы белән таныштырып йөрде. Авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматлар күрсәтүенчә, былтыр биредә көненә 16 тонналап сөт җитештерелсә, быел бу күрсәткеч 20 тоннага җиткән. Һәр сыерга исәпләгәндә, уртача 28,2 шәр килограмм туры килә. Фларит Нәҗип улы моңа ирешүдә җәмгыять директоры Валерий Вадим улы Соколовның, төрле звено белгечләре, терлекчеләр, бигрәк тә машина белән сыер саву операторлары Илдария Даукаева, Илнурия Хисамова, Дамира Раянова, Ирина Хисмәтованың берлектәге тырыш эшчәнлегенең өлеше зур булуын дәлилләде. Әлбәттә, мал азыгы запасын әзерләгән механизаторларның хезмәт өлеше дә зур.

 Әйе, бердәмлек белән генә зур максатларга ирешеп булуы бәхәссез. Ә сөт җитештереп, аны элиталы сорт белән эшкәртүгә тапшыру – бүген хуҗалыкларны тере акча кереме белән тәэмин итүче юнәлеш. Мәкаләдә сүз барган 200 саны биеклеген яулау өчен зур тырышлык күрсәткән хуҗалыклар арта баруы да сөенечле. Иң тәүдә телгә алган “Герой” кооперативында сөт җитештерүне узган елдагыдан ун тоннага (былтыр көненә 47шәр тонна җитештерсәләр, быел бу күрсәткеч 57 тонна тәшкил итә) арттырсалар, “Үзәк” машина-технология станциясенең Иске Бәшир фермасында да икеләтә алга китеш күзәтелүе сөенечле (былтыргы 7 тонна урынына быел биредән көненә 13әр тонна сөт озатыла). Сөтнең артуы шулай ук “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозында ( 7,5 тоннадан 10 тоннага җиткән) да күзгә ташлана.

Районыбызда иң күп сөтне җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиесе” җәмгыятендә җитештерүләре табигый. Узган елда хуҗалыкта һәр көнне 60ар тонна сөт җитештерелсә, быел бу күрсәткеч 75 тонна тәшкил итә, быел һәр сыердан

29ар килограмм сөт савып алына. Без Уйбулат товарлыклы-сөтчелек фермасында да булып, яшь үрчемнән башлап төп көтү асралган биналарга кадәр һәммәсендә булып чыктык, хезмәткәрләр һәм маллар өчен тудырылган шартлар белән дә таныштык. Җәмгыятьнең генеральный директоры, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов эшчәнлекләре турында :”Эш шартлары тудыру – җитәкче буларак, бары минем төп бурычым”, ди. Әлбәттә, бу күрсәткечләр артында иң беренче чиратта аның зур тынгысыз хезмәте ятуын беркем дә инкарь итми. Үз үрнәгендә башкаларны да нәтиҗәлелеккә рухландыра бару шундый биеклекләргә юл ача да инде.

Фәнис Әмирханов.

 

Сыерның сөте телендә!
Сыерның сөте телендә!
Читайте нас: