

Бүген Башкортстанда ике шикәр заводы эшләп килә. Алар, 1,3 миллион тоннадан артык шикәр чөгендереп эшкәртеп, 200 мең тонна диярлек шикәр җитештергән.
Беренче февральгә Чишмә шикәр заводы да, “Раевсахар” компаниясе дә бер үк күләмдә диярлек – 99 мең һәм 100 мең тонна – татлы азык эшләп чыгарган.
“Республикада 2022 елда, аннан алдагы чор белән чагыштырганда, шикәр җитештерү күләме 38 процентка артты”, – диләр авыл хуҗалыгы министрлыгыннан.
Әйткәндәй, ике заводта да киңкырлы реконструкция ясалды. Инвестицияләр ярдәмендә аларның җитештерү куәтләрен бер ярым тапкырга арттыруга ирешелгән.
Болай булгач, шикәрсез калмасбыз. Үзебезнеке булгач, хаклары да тешләшмәс дип ышанасы килә...