Икътисад
31 гыйнвар 2023, 12:59

Озак җиксәк тә, тиз йөрибезме соң?

Яки бүгенге вәзгыять җигүне дә тизләтергә чакыра.

Озак җиксәк тә, тиз йөрибезме соң?Озак җиксәк тә, тиз йөрибезме соң?
Озак җиксәк тә, тиз йөрибезме соң?

Күпләрегезнең “руслар озак җигә, аның каравы тиз җилдерә” дигән әйтемне ишеткәне бардыр. Бүгенге вәзгыятьтә, ил икътисадын ашыгыч рәвештә үзгәртү барганда җигүне дә тизләтү сорала.

11 гыйнварда Президент Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән быел беренче киңәшмә үткәрде. Киңәшмә башта бик тыныч һәм күтәренке рухта узар кебек иде. Чөнки дәүләт башлыгы Министрлар Кабинетына һәм шәхсән Премьер-министр Михаил Мишустинга узган елдагы эшчәнлек өчен рәхмәт һәм берничә мактау сүзе җиткерде. Киңәшмәдә  төп игътибар халыкка социаль ярдәм күрсәтүгә, хезмәт хакларын арттыруга, яңа төбәкләр белән законнар аермасын бетерүгә юнәлтелгән иде. Һәм ул мәсьәләләр буенча фикер алышулар һәм тәкъдимнәр яңгырады да. Ләкин ил җитәкчесе, кинәт кенә сөйләшүне башка якка юнәлтеп, вице-премьер – сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровтан  самолетлар һәм су транспорты паркын яңарту эшләренең ничек баруы турында  сөйләвен сорады. Министрның тыныч кына башланган доклады югары тавыш белән сөйләшүгә әверелде.

Барысы да эшләнә

  • Сезнең күрсәтмәләр буенча барысы  да эшләнә. 2023-2024нче елларда “Аэрофлот” компаниясенә импорт алыштыру нигезендә җитештерелгән 34 – Супер Джет, 18 –МС21 һәм 11 – Ту -214 самолеты җыелып тапшырылачак. Моның өчен Милли иминлек фондыннан 17,5 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Хәзер төп бурыч – кыска вакыт эчендә инвестиция проектының паспортын эшләү һәм раслау. Бу проблемаларны тиз арада хәл итү беренче квартал азагына финанслауны ачарга мөмкинлек бирәчәк. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы гражданнар самолетлары һәм хәрби  самолетлар җитештерүчеләр белән хезмәттәшлекне киңәйтә. Барлык эшләр план буенча бара һәм борчылырга урын юк”, – диде Денис Мантуров. Ил җитәкчесе һәрвакыт диярлек доклад ясаучыга рәхмәт белдерә. Бу юлы президент тавыын күтәрә биреп министрны шелтәләргә кереште.
  • Киңәшмә алдыннан гына мин самолет җитештерүче завод директорлары белән элемтәгә кердем. Сез ике елга алдан барлык планнар төзелгән, эшләр план буенча бара дип хисап тотасыз. Директорлар 2023 елга да заказлар алмадык, күпме самолет җитештерергә кирәклеге хакында анык кына күрсәтмә юк. Контрактлар да, инвестицион паспортлар да килеп ирешмәде диләр. Шулай булгач, сез “башыгызны сантыйга салмагыз”, яме. Алар узган ел азагында ук күпме очкыч җитештерергә кирәклеге хакында белеп  торырга тиешләр иде, ә сез беренче  квартал азагында контрактлар төзергә җыенасыз. Заводлар 3 ай буена эшсез утырачак булып чыга бит. Гыйнвар азагына барлык паспортлар һәм заказ буенча контрактлар төзелгән булырга тиеш”– диде.

Министр, һаман үҗәтләшеп, барысы да сезнең күрсәтмәләр һәм план буенча бара дип акланырга тырышып карады. Бу юлы инде президент аны кырт кисеп: “Сез безнең нинди вәзгыятьтә яшәгәнне онытасызмы әллә, киңәшмәдән соң сезнең белән аерым сөйләшергә туры килә инде алайса. Завод директорлары контрактлар юк дип ачыктан-ачык хәбәр итеп торалар, ә сез монда әрепләшеп утырасыз”, – диде. Министрга “яхшы аңладым, барсы да үз вакытында үтәләчәк”, диюдән башка чара калмады.

Владимир Путинның ризасызлыгын аңларга була, чөнки узган ел Русия гражданнар авиациясе  өчен бик авыр  һәм зур сынаулар белән бәйле узды. Көнбатыш илләре һәм АКШ, дөньяда бер генә ил дә күрмәгән санкцияләр кертеп, безнең самолет җитештерү  сәнәгатен юкка чыгарырга тырышты. Безнең өчен Европа күге ябылды, без запас частьләрдән, хезмәт күрсәтүдән, самолетлар очышын страховкалаудан мәхрүм калдык. Ел дәвамында бу тармак тотрыклы эшләвен дәвам итсен өчен бик күп көч салдык, чөнки самолетлар паркының күп өлешен чит ил очкычлары тәшкил итә, ә үзебезнекеләрне җитештерү юк дәрәҗәсенә төшеп бетте. Алга таба нәрсә булыр? Бездә санкцияләр басымына каршы торыр өчен тагын күпме көч табылыр? Русия кайчан, авиация бәйсезлегенә ия булып, үз самолетларына күчәчәк? Сораулар күп... Саннарга күз салсаң, күрсәткечләр ул кадәр үк куркыныч түгел кебек. 2022 елда Русия авиакомпанияләре 95 миллилоннан артык пассажирны хезмәтләндергән. 2021 елда 111 миллион кешегә хезмәт күрсәтелгән. Белгечләр бу кимү куркыныч түгел дип исәпли. Бу, әлбәттә, дәүләт ярдәменнән башка булмады – авиакомпанияләргә һәм аэропортларга рекордлы 172 миллиард сумга субсидия бирү программалары авиаэлемтә һәм билет хакларының кискен артуын булдырмау мөмкинлеген бирде. Шулай итеп, хөкүмәт һәм авиакомпанияләр бу тармакның бөтенләй туктап калудан саклап калдылар дип әйтергә мөмкин. Ләкин, гадәттә, һәр зур тырышлык һәм фидакарьлек артында кемнеңдер ваемсызлыгы һәм кайвакыт ачык хыянәт тә  яшерелә. Без үзебезнең авиация тармагына хыянәт иттек һәм хәзер бу хыянәт өчен түләргә туры килә.

Көнбатыштан сатып алырбыз әле

90 нчы елларда, “Русия авиация дәүләте” лозунгы артына яшеренеп, без “Боинг” һәм “Аирбус” компанияләре файдасына үз самолетларыбызны җитештерүне туктаттык. Либерал демократлар Русия авиакомпанияләрен банкротлыкка чыгарды, реформалар исеме астында конструктор бюролары һәм заводлар җимерелде, алар урынына  чит ил сәүдә үзәкләре яисә элиталы торак йортлар төзелде. 80 нче еллар азагында, Горбачевның  үзгәртеп коруы вакытында башланган процесс әле булса дәвам итә кебек. 1988 нче елда Дәүләт Планлаштыру комитеты (Госплан) илдә күпме самолет җитештерергә кирәклеген аерым утырышта тикшерә. Соңрак Хөкүмәткә Егор Гайдар килә һәм, “Безгә үзебезнең авиация индустриясе кирәк түгел, көнбатыштан барсын да сатып алырга була” дип, тармакка аяк чала башлый. Аңа, шулай ук икътисадчы, вице-премьер Лившиц кушылып, Русиядә җитештерелеп сынаулар үткән ТУ-204 самолетына очарга  рөхсәт бирми, “Чит ил технологияләренең алдынгы модельләрен арендалауны киңәйтергә” дигән күрсәтмә бирә. “Дошман тегермәненә су кою” шул вакытта башлана. Бүген инде “самолет каннибализмы” дигән төшенчә барлыкка килгән. Чит ил самолетларына запас частьләр кими башлагач, авиакомпанияләр ике самолеттан берне җыя башлаганнар. Яңарак самолетның берәр часте сафтан чыкса, искерәгеннән алып урнаштыралар икән. Әгәр дә, Гайдар һәм Лившицның коткысына бирелмичә, ул вакытта әзер Совет самолетларын җитештерә башлаган булсак, хәзер Көнбатыш санкцияләре камыты астында җәфаланырга туры килмәс иде. 2000 нче еллар башында берничә проект эшләгә тырыштылар, әлбәттә. Мәсәлән, “Боинг” компаниясе белгечләре күзәтүе астында чит иилләрдән кертелгән компонентлардан  Сухой Супержет 100 самолеты эшләп мактандылар. Шул ук ваыкта үзебезнең ТУ-214 һәм ТУ-334 очкычлары эшләнеп очу сынауларын уңышлы үтсәләр дә, җирдән күтәрелмәделәр. Аларга үзебезнең җиһазлар һәм Русия двигательләре куелган. Бүгеннән ал да җитештерә башла да бит. Тик аларны җитештерүгә  бүленгән акчалар, әлеге дә баягы чит ил детальләреннән эшләнгән Сухой Супержет 100 җитештерүгә кереп китә. Чит илдән җиһазлар килми башлаган иде, макталган Сухой Супержет 100 “ватык арбага” әйләнде.

2011 елда Ярославльнең “Локоматив” хоккей клубы командасы утырган Як-42 һәлакәткә очрап уенчылар вафат булгач, ул вакытта президент булган Дмитрий Медведев бик ышанычлы саналган әлеге самолетны да җитештерүне тыйды. Соңрак авиа һәлакәтнең экипаж хатасы аркасында булуы ачыкланды. Очучыларның берсе самолет һавага күтәрелә башлауга, ялгыш, тормоз педальләренә баса. Очкычның гаебе булмаса да аны җитештерү тергезелми. Шулай итеп тагын бер ышанычлы һәм күп еллар сыналган самолетны югалттык.  Чит ил самолетлары сатып алуга акча  җәллмәделәр, ә үзебезнең самолет заводларына елына 1-2 самолет җитештерерлек кенә акча бүленде. Иң көчле конструкторлар һәм инженерлар эштән китә башладылар, авиация тармагын әкренләп үлемгә этәрделәр. Ярый әле шул вакытта хәрби самолетларны да чит илләрдән алырга дигән ахмаклык кылынмаган, югыйсә, бүгенге вәзгыятьтә  нишләр идек без.

2012 еллар башында Казан шәһәрендә урнашкан, илдә иң зурлардан саналган самолет җитештерү заводында 2020 елга кадәр заказлар бар, эш җайланачак дип хисап тотканнар иде. Ләкин бу статистка артында ни торган? Казан заводы ел саен, күп дигәндә,  ике ТУ-214 җитештергән, ягъни, 9 ел эчендә – 18 самолет. Сәбәбе гади, бу заводка бүленәсе акчалар чит ил самолетлары алуга киткән. Инде, килеп терәлгәч, үзебезнең ТУ-204, ТУ-214, Ту -334 самолетларын җитештерүгә игътибарны арттырырга булдык. 23 гыйнварда Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны эшлекле очрашуга чакырды. Әлеге очрашуда сүз нәкъ ТУ-214 очкычын җитештерүне арттыру турында барды. Денис Мантуров 2023-2024 елларда 11 данә ТУ-214 самолеты җитештерәчәкбез дип хисап тота. Завод җитәкчелеге, алда әйткәнемчә, әлегә 2023 елга бер заказ да, контрактлар да юк, заказ булса да безнең елына 2 самолеттан артык җитештерергә мөмкинчелегебез юк, ди. Сәбәбе аңлашыладыр, заманча станоклар һәм тәҗрибәле белгечләр җитешми. Менә шулай, кайсы тармакны  алсак та, башта җимерәбез, аннары тергезергә тырышабыз. Ни өчен шулай?

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас