Башкортстан Республикасында, 2022 ел азагында, торакны файдалануга тапшыру буенча яңа рекорд куелды. Федераль дәүләт статистика хезмәте мәгълүматлары буенча, узган ел республикада торак төзелеше 3 миллион 62 мең квадрат метрга җиткән. Файдалануга тапшырылган торак күләме 2021 нче, рекордлы ел белән чагыштырганда, 105,4% тәшкил итә.
- Төзелеш тармагына дәүләт ярдәме аркасында, 2022 ел Башкортстан тарихында торакны файдалануга тапшыру буенча иң яхшы ел булды. Бүген безнең уңышларны киметмәс өчен киләсе еллар өчен нигез эшләргә кирәк, - диде Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура министры вазифаларын башкаручы Егор Родин.
Шәхси йортлар 1 миллион 922 мең квадрат метр күләмендә файдалануга тапшырылган. Бу 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 107,9%.
Бүгенге көндә төзелештә эшләгән оешмалар саны 10,374 берәмлек. Төзелеш белән шөгыльләнүче хезмәткәрләрнең уртача саны 61 мең кеше.
Чыганак:pravitelstvorb.ru
Фото::pravitelstvorb.ru