Барлык яңалыклар
Икътисад
27 гыйнвар 2023, 20:58

Торак сатып алуга ярдәм күрсәтелә

Яшь табибларга һәм укытучыларга торак сатып алуга субсидияләр бирелә.

Торак сатып алуга ярдәм күрсәтелә
Торак сатып алуга ярдәм күрсәтелә

Благовещенскта яшь белгечләрне мәктәпләргә һәм дәваханәләргә җәлеп итү өчен өстәмә чаралар күрелә. 2023нче елда мондый хезмәткәрләр торак сатып алу өчен субсидия түләүләренә ия була ала.

Благовешенск районы хакимияте башлыгы Олег Голов белдерүенчә 2023 елда 300 мең сумга кадәр субсидиягә мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләр ия булачак. Акчаны ипотека буенча түләү яки өй кредитында түләнгән процентның өлеше өчен компенсация итеп кулланып булачак.

Бу максатлар өчен район бюджетыннан 4 миллион сум акча бүлеп бирелә, әгәр мондый ярдәм арытаба кирәк булса, программаның күләмен арттырырга да мөмкинлек бар икән.

“Киләчәктә без бу субсидия ярдәмендә белгечләр исемлеген киңәйтергә уйлыйбыз. Бездә яңа күпфатирлы йортлар төзелә, яшь белгечләр өчен торак мөһим факторларның берсе икәнен аңлап, бу ярдәм белән шәһәребезгә яшь белгечләр җәлеп итәргә уйлыйбыз ", -  ди Олег Голов.

Ярдәм алучы контракт төзелгән көннән, ким дигәндә биш ел дәвамында тулы эш көне хезмәт күрсәтергә тиеш.

 Бүген Благовешенск дәваханәсендә 70 тән артык вакансия бар - табиблар һәм фельдшерлар кирәк. Яңа уку елы башында мәктәпләрдә 25 вакансия ачыла - алар предмет укытучылары, башлангыч сыйныф һәм өстәмә белем укытучылары.

Чыганак: Башинформ

 Фото: Башинформ

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: