Барлык яңалыклар
Икътисад
27 гыйнвар 2023, 17:54

Инвестицияләр һәрчак зур ярдәм

Башкортстанда янә бер җитештерү цехы ачылды.

Инвестицияләр һәрчак зур ярдәм
Инвестицияләр һәрчак зур ярдәм

Башкортстанның Борай районында, сыер ите җитештерүгә зур инвестиция проекты кысаларында, елына 3,5 мең башка исәпләнгән терлек чалу һәм эшкәртү цехы үз эшен башлады.

- Бүген республикада эре мөгезле терлек асрау өчен 2,3 миллиард сумнан артык суммада биш инвестиция проекты тормышка ашырыла.  Сыер ите җитештерү - тармактагы иң перспектив өлкәләрнең берсе. Продукциягә базарда яхшы ихтыяҗ булды һәм булачак, - диде вице -  премьер, Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

Әлеге, 9,6 мең терлек өчен Борай сыер ите комплексы төзелеше Иске Бикмәт авылы янында 2019 елда башланган. Бүгенге көнгә проектка 150 миллион сум инвестиция салынган, 2 мең баш өчен 4 туклану урыны, гараж, 5 ашлык келәте төзелгән, кыр эшләре өчен җиһазлар һәм корылмалар сатып алынган. Моннан тыш, 25 эш урыны булдырылган. Бүгенге көндә комплекстагы терлекләрнең гомуми саны 1200 баш. Монда елына 1,8 мең тонна ит җитештерү планлаштырыла. Итне суыту һәм туңдыру өчен суыткыч камералар урнаштырылган.

Чыганак:pravitelstvorb.ru

Фото:pravitelstvorb.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: